ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

10 июльдә Казанда 18 Шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә Татарстан Республикасының элеккеге сәламәтлек саклау министры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы Камил Шәһәретдин улы Зыятдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйков Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан 18 хастаханәне Камил Шәһәретдин улы Зыятдинов исеме белән атау турында карар кабул ителүен хәбәр итте.

Бүген, 10 июльдә, 83 нче яшендә Россиянең атказанган табибы, Түбән Каманың мактаулы гражданины Гамир Исмәгыйлев вафат булды.

Хезмәт эшчәнлеген ул табиб-хирург булып башлый. 1968 елдан Түбән Кама район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире булып эшли.

1984 елда аның инициативасы буенча «Түбән Кама Нефтехим» медсанчасте оештырыла, учреждение соңыннан ул җитәкләгән 3 нче шәһәр күппрофильле хастаханәсе дип үзгәртелә.


9
июль, 2021 ел
җомга

Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә федераль үзәкләрдән табиблар делегациясе килеп китте. Кунакларга үзәкнең мөмкинлекләре, шулай ук кечкенә пациентлар дәвалый торган шартлар күрсәтелде.

Балалар республика клиник хастаханәсенең яңа балалар онкоүзәгенә ММИФның медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе җитәкчеләре Людмила Доронина һәм Ольга Полякова килеп китте.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанда 8 һәм 9 июльдә "21 гасыр онкологиясе. Гамәли сәламәтлек саклауда медицина фәненең инновацияләре" конференциясе уза.

Онкологлар съезды кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсенә Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематология, онкология һәм иммунология милли медицина тикшерү үзәгенең президенты Александр Румянцев килеп китте.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

10 июльдә Казанда Шәһәр клиник хастаханәсе №18 территориясендә Татарстан Республикасының элеккеге сәламәтлек саклау министры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы Камил Зыятдинов истәлегенә мемориаль такта ачылачак.

Түбән Кама шәһәре Балалар шәһәр хастаханәсе стационарында капиталь ремонт дәвам итә. 6 һәм 5 катта, операция блогында һәм хирургия бүлегендә төп эшләр тәмамланган диярлек. 3 һәм 4 катта, педиатрия һәм пульмонология бүлекләрендә демонтаж эшләре башланган.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-рентгенолог Максимов Александр Петрович вафат булды.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Профессор, медицина фәннәре докторы, РФ һәм ТР атказанган табибы, ТР атказанган фән эшлеклесе Таҗиев Рәфкать Минһаҗ улы вафат.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International