ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Спас үзәк район хастаханәсе хирурглары ашказаны кан агудан 50 яшьлек ир-атны коткарган.

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!

Республиканың медицина җәмәгатьчелеге исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

 


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  Татарстанның Стандартизация һәм метрология үзәге  «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы йомгаклары буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә уникаль һәм инновацион хезмәтләр күрсәткән иң яхшы медицина оешмаларын бүләкләделәр.

"Яңа елда сәламәтлек" акциясе Түбән Кама шәһәренең "Перинаталь үзәк  белән Балалар шәһәр хастаханәсе" базасында "Кояшлы" 1нче номерлы сырхауханәдә узды.

Кукмара муниципаль районы башлыгы С.Д. Димитриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р. А. Ратникова катнашында Кортлык һәм Ядегәр авылларында фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясен ачу Кукмара муниципаль районы авылларында яшәүчеләр өчен чын Яңа ел бүләге булды.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 1нче номерлы Шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләрен һәм пациентларын Яңа ел белән котлады. Балалар 110 татлы бүләк алдылар, ә хастаханә хезмәткәрләре ЗМК продукциясе белән 200 җыелма алдылар.

Чираттагы файдалы бүләкләр партиясе белән «Түбән Кама Нефтехим» компаниясе вәкилләре балалар шәһәр хастаханәсенә килделәр. Бу юлы алар Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы Рамил Хәмидуллинга 600 чумага каршы костюмга сертификат тапшырдылар.

Түбән Кама шәһәренең Балалар шәһәр хастаханәсендә күркәм традиция бар. Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хастаханә хезмәткәрләре хастаханә бүлекләрендә стационар дәвалауда булган кечкенә пациентларны яңа ел белән котлыйлар.

Түбән Кама РҮХнең стоматология сырхауханәсенең беренче баш табибы Валерий Крупскийны 81-нче туган көне белән сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре котладылар.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус пандемиясе белән көрәштә алдынгы Татарстан медицина хезмәткәрләренә һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International