Дүрт бала анасы Наилә Алексеева үзенең коткару тарихын күз яшьләре белән сөйли. Наилә Рәхимҗан кызы өйдә дәвалана, антибиотиклар эчә, аннары терапевт уколлар билгели, әмма күп балалы әнинең хәле начарланганнан начарлана бара. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Наилә Рәхимҗановнаны компьютер томографиясенә алып киләләр, ул үпкәләрнең биш урында зарарлануын күрсәтә. Зарарлану мәйданы 75% тәшкил иткән, пациентны тиз арада хастаханәгә салалар.
БРКХнең кече яшьтәге балалар өчен хирургия бүлеге табиблары 4К оптиканы һәм эндоскоп берткечен кулланып операция ясады.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Марий Элдан килгән ир-атның бензин пычкысы белән киселгән кулны ялгады.
Түбән Кама РҮКХнең интенсив терапия палатасы белән кичектергесез кардиология бүлегенең шәфкать туташы Рәзидә Захарова йогышлы госпитальдә рәттән өч смена эшләгән. Әмма бу өченче смена эсселек аркасында медиклар өчен иң авыры булды. Пациентлар да авыр хәлдә китерелде, авыручалар саны да арткан иде.
Рәсүл Нариман улы Мусиев - ТКҮРКХнең травматология пунктының травматолог-ортопеды. COVID-госпитальдә Рәсүл Нариман улы инде өченче смена эшли. Август башында янә ике атналык вахтага басарга җыена. Рәсүл Нариман улы өч сменада профессиональ яктан ныгыды. Хәзер госпитальгә беренче тапкыр килгән коллегаларына кирәкле киңәшләр бирә һәм аларга ярдәм итә.
Урамда кояш кыздырганда, һава температурасы һәм дымлылык югары булганда, җилсез һава торышы кояш сугуга һәм пешүгә китерергә мөмкин. Тән кызарып, авыртса, бу кояшта пешүнең беренче дәрәҗәсе, ә инде кояшта озаграк йөрү пешүнең икенче дәрәҗәсенә китерә – тәндә кабарчыклар барлыкка килә.
ТКҮРКХнең травматолог-ортопеды Марат Магомедов та госпитальдә үзенең беренче сменасын тәмамлады һәм тиздән травматология бүлегенә әйләнеп кайтачак.
2020 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның гаммәви формалашкан максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булды.
Өч бригада, яисә 39 табиб, шәфкать туташлары, санитар кызлар һәм дезинфекторлар, ике атна дәвамында, пациентлар гомерләрен саклап калу өчен көрәште.
Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Марат Садыйков рәислегендә Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.