ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә беренче баш табиб Римма Миңнулла кызы Әхмәтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Бәйрәм чарасы 8-нче номерлы сырхауханәнең 40-еллыгына туры китерелгән, Сугышлар ветераннары өчен госпиталь үзенең башын аннан ала.

14 ноябрьдә Казан ДМУ җирлегендә Бөтенроссия студентлар медицина отрядлары мәктәбен ачу булды. Сәламләү сүзе белән Казан ДМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы А.С. Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов, ТР Студентлар отрядлары ветераны А. Б. Галләмов, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы командиры В. Ф. Ислаев, шулай ук «РСО» ЯБИО (Р оссия студентлар отрядларының яшьләр бөтенроссия иҗтимагый оешмасы) Үзәк штабының студентлар медицина отрядлары җитәкчесе К. А. Сидоров чыгыш ясадылар.

Оператив тыкшынуны КФУ Университет клиникасы эндоскопик урология үзәгенең җитәкчесе, ТР атказанган табибы Айрат Беляев башкарды, ул бүген «5нче Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең табибы-урологлары белән тәҗрибә алмашу буенча Яр Чаллыга килде.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә оешма хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышлар башланганын көтеп тормыйча, катнашучылар актив рәвештә әгъзаларны язылдыра башлады. Турнир күңелле һәм дустанә шартларда узды. Уен барышында катнашучылар үзләренең барлык осталыкларын күрсәттеләр.

Регионара клиник-диагностика үзәге Татарстанда беренче булып махсус технология буенча тромбоцитларны туңдыруга рөхсәт алды. Кан компонентының беренче дозасы үзәкнең кан әзерләү бүлегендә криоконсервация узды, анда моның өчен кирәкле барлык җиһазлар һәм белем алган кешеләр бар.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Республика наркология диспансеры филиалларындагы чиратлар белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.

2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы башкаласында беренче тапкыр Бөтенроссия «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларны амбулатор алып баруның актуаль мәсьәләләре» конгрессы узачак.

Конгрессны оештыручылар –  «Н.А. Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлекнең милли фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының Фарммедполисы һәм Казан дәүләт медицина университеты. Конгресс Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашуында үткәрелә.

 


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Салкыннар башлану белән травматология пункты пациентларының саны кинәт артты. Табиб-травматологлар мондый хәл ел саен кабатлана, диләр.

Табиб-педиатр – ул гади табиб кына түгел. Ул әти-әнигә бала авырганда гына  кирәк түгел. Яхшы педиатр әнигә һәм әтигә чын ярдәмчегә әверелә: балагыз турында бөтенесен дә белә, аны сәламәт үстерергә булыша. 20 ноябрьдә билгеләнә торган Педиатр көнендә без Түбән Кама шәһәренең «ПҮ белән БШХ» ДАССУнең 2нче номерлы балалар сырхауханәсенең яшь табибы Гөлинә Комлева белән аралашып сөйләштек.

РКХдә AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә гематологлар өчен «Кан системасы авыруларын диагностикалауга һәм дәвалауга хәзерге заман карашлары» конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International