«Казан Экспо» ХКҮдә беренче тапкыр «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларны амбулатор алып баруның көнүзәк мәсьәләләре» Бөтенроссия конгрессы узды.
2019 елның 21 ноябрендә Казан дәүләт медицина университетында «Казанда профилактик медицина көннәре»н уздыру кысаларында Татарстан Республикасында профпатология хезмәтен оештыруның 60 еллыгына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Казанда «Клиник неврологиянең казанышлары: үзәк һәм периферик нерв системалары авырулары» дигән III Халыкара һәм Россия катнашында неврология форумы уза.
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Ул Америка онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда билгеләнгән һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) ярдәмендә үткәрелә, 2003 елда ул тәмәкегә каршы көрәш буенча Конвенцияне кабул итте. Аңа 180 ил кушылды, шул исәптән Россия дә.
Балалар республика клиник хастаханәсенә «Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавының үсеше, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп» региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар китерелде.
2019 елның 14 ноябреннән алып 20 ноябренә кадәр Чистайда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, ЮТҺ нәтиҗәсендә үлем санын һәм имгәнүләрне киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору максатларында чаралар комплексы уздырылды.
Европада кызамык белән авыручылар саны арта, Россиянең һәм Татарстанның кайбер шәһәрләрендә дә очраклар теркәлә.
«ТКҮРКПХ» ДАССУдә пациентларны планлы стационар дәвалауга җибәргәндә прививка сертификатын яисә кызамыкка каршы вакцинация булуны таныклаучы терапевттан белешмә бирүне сорыйлар. Түбән Кама хастаханәсендә бу кагыйдә узган атнада эшли башлады. Эпидемиология бүлегендә бу таләп очраклы түгел, дип аңлаталар. Әйтик, Казанда кызамык очраклары теркәлгән, дигән мәгълүмат табибларны мондый чараларга барырга мәҗбүр итте. Бу темага без эпидемиология бүлеге мөдире Вера Нурмөхәммәтова белән тулырак сөйләштек.
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсендә ел саен 20 ноябрьдә билгеләнеп үтелә торган Халыкара педиатр көненә багышланган чара узды.
ВИЧ-йогышны профилактикалау айлыгы дәвам итә. 19 ноябрьдән башлап 21 ноябрьгә кадәр СПИД үзәгенең профилактика бүлеге табиб-эпидемиологлары «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары берләшмәсе» дигән Казан шәһ. яшьләр сәясәтенең МБУ, «Элекон заводы» АҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ хезмәт коллективларында ВИЧ-йогышына экспресс тестлау белән видеолекторияләр уздырдылар.