Казанда яңартылган, үзгәртеп корылган шәһәр Лор-үзәге 16-нчы номерлы Шәһәр хастаханәсе җирлегендә бу елның апрелендә шәһәр халкы өчен ачылды. Шул мизгелдән башлап лор-үзәк аша 4000 пациент узды.
Элек мондый авыру белән пациентларны БРКХ пульмонология бүлегендә дәвалаганнар, ә хәзер аларның аерым үзәге барлыкка килгән.
ТКҮРКПХ коллективы салкын баш һәм кайнар йөрәк – иң яхшы дуслар икәнен исбатлады! Бөтендөнья йөрәк көне алдыннан Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә «Йөрәк һәм акылны берләштерәбез»дигән интеллектуаль уен булды.
2019 елның 25 сентябрендә Россиядә Бөтендөнья йөрәк көненә – 29 сентябрьгә багышланган «Йөрәкне саклыйк» Бөтенроссия иреклеләр акциясе старт алды.
Татарстан Республикасы вакцинологлары клубы Татарстан районнарында күчмә лекцияләр циклын башлады. Беренче дәрес Түбән Камада перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә узды.
Бөтендөнья Йөрәк көне алдыннан, 24 сентябрьдән башлап 26 сентябрьгә кадәр «Чистай РҮХ» ДАССУнең медицина бүлекчәләрендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында халыкка мәгълүмат бирү буенча чаралар узды.
Казанның 16нчы номерлы ШКХ шәфкать туташлары «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомерлелек» күргәзмәсендә эшлиләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан итте.
30 сентябрьдә Казанда РКДҮ җирлегендә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мәктәбе узачак. «Россиядә гибрид хирургиянең торышы» дигән доклад белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиологиянең милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУнең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, РФА академигы, профессор Ренат Сөләйман улы Акчурин чыгыш ясаячак.
Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенә 6нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы Депутаты, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин килеп китте.