ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иң яхшы табиблар, урта һәм кече медицина персоналы вәкилләре, шулай ук башка персонал ТКҮРКПХ баш табибы кулыннан урынлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар.

Республика клиник хастаханәсендә бүген халыкара Донор көнен билгеләделәр. Кан тапшыру бүлеге хезмәткәрләре үзләренең донорлары өчен бәйрәм уздырдылар, 2019 елда Россиянең Мактаулы донорларын һәм Татарстанның иң актив донорларын котладылар.

14 июньдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр РКДҮнең Б блогында (Кан җибәрү бүлеге) мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләрне көтәләр. Донорларны күңелле сюрпризлар көтә.

Яр Чаллыда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бөтен шәһәр медиклары мәдәният сараенда җыелдылар: баш табиблар, табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар, шулай ук тармак ветераннары.

Түбән Кама Россия көнен Трамвайлар парады белән билгеләп үтте. Быел әлеге акциягә Түбән Кама медиклары да кушылды. Сәламәтлек вагонында волонтерлар-медиклар пассажирларга файдалы киңәшләр белән брошюралар тараттылар, шикаятьләр һәм теләкләр кабул иттеләр, шулай ук һәр теләгән кеше кан басымын үлчәп Доктор Айболит белән фотога төште.

Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыковның «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019»  Республика конкурсы номинантлары белән очрашуы узды.


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Ильяс Сәйфетдинов һәм Николай Крепкогорский «Медицина һәм ветеринария» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы уйлап табуы» конкурсының лауреатлары булдылар.

Казаннан психолог һәм бизнес тренер Татьяна Савельева ТКҮРКПХнең консультатив-диагностик сырхауханәсенең табиблары өчен тренинглар үткәрде.

Санкт-Петербург шәһәрендә ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының профильле комиссиясе утырышы булды.

Кама балалар медицина үзәгенең балалар медицина реабилитациясе бүлегенең пациентлары өчен Сабантуй бәйрәме булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International