ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәгендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының региональ этабы узды.

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков үз вакытында гамәлләре кеше гомерен саклап калган ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 6 июнендә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Халыкара фәнни-гамәли «Бавыр һәм ашказаны асты бизенең хирургиясенең хәзерге заман дөнья стандартлары»  дигән симпозиум узачак.

Ашыгыч педиатриянең көнүзәк бүлекләре буенча квалификация күтәрү циклын Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән БШХнең табиблары-педиатрлары узды.

Республика клиник хастаханәсендә микробиология буенча фәнни-гамәли «Бактериаль препаратларга сизгерлекне билгеләүнең көнүзәк аспектлары» дигән конференция уза.

Эндометриоз – матка куышлыгы чикләреннән тыш, үзлекләре буенча эндометрийгә охшаган, тукыманың яхшы сыйфатлы үсүе булган процесс. Ул балага узмауның һәм йөклелекне йөртә алмауның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Шулай ук аналык кисталарының барлыкка килүе сәбәбе булырга мөмкин.

Хатын-кызлар гинекологка-эндокринологка кабул итүгә килә торган киң таралган проблемаларның берсе – цикл бозылуы һәм тире проблемалары (гиперандрогения).

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә Янгынга каршы куркынычсызлык буенча укулар узды.

7 июньдә Казанда Идел буе федераль округының IV Регионара фәнни-гамәли «Йогышлы патологиянең актуаль мәсьәләләре» конференциясе узачак.

2019 елның 19-21 июнендә Регионнарның социаль инновацияләренең 3нче форумы узачак һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 300дән артык катнашучыны берләштерәчәк, алар арасында хакимият органнары, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар, бизнес, үсеш, медицина, фән институтлары, эксперт бергәлеге, волонтерлык хәрәкәте вәкилләре бар.

Регионнарның социаль инновацияләренең 3нче форумының төп темасы – социаль өлкәне инновацион үстерүдә милли проектларның роле.

Гадәттәгечә Россия Федерациясе субъектларының инновацион социаль проектларының күргәзмәсе ачылачак. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм инвесторлар арасында социаль өлкәдә инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында берничә килешү имзаланачак, шулай ук социаль сәясәтнең инновацион үсешенең территориясе  буларак Мәскәүнең флагман социаль проектларын презентацияләү булачак.

Мәдәни программа чикләрендә өлкәннәр һәм балалар өчен танылган артистлар катнашулары белән хәйрия спектакльләре оештырылачак.

Чарага сылтама: https://social-forum.ru/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International