Яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалау алымнары буенча квалификация күтәрү циклы Республика клиник хастаханәсендә башланды. Укулар онкология өлкәсендә табиб-белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатларында уздырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Хельсинкида яңа балалар хастаханәсенә килеп киттеләр.
ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән программа кысаларында ФАП төзелешенә 2,4 млн сум бүлеп бирелде.
КФУ Университет клиникасының кардиохирургия бүлегенә ике ел тула. Бу вакыт эчендә биредә 2000гә якын пациентка консультация үткәрделәр, 600дән артык операцияне уңышлы үтәделәр.
Түбән Кама шәһ. ПҮ белән БШХ белгечләре оештырган акциядә катнашучылар ана карынында булган сабыйның йөрәген тыңлый алдылар.
Балаларны яклау көнендә Республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары өчен күңел ачу чарасы оештырдылар. Балалар бәйрәме РКХнең балалар травматология-ортопедия бүлегендә узды.
РКХнең диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Эльдар Макаримов һәм РКХнең кан тамырлары хирургиясе бүлегенең кан тамырлары хирургы Айгиз Фейсханов Ростов-на-Донуда «Angiopicture» икенче еллык җыелышында катнаштылар.
Казан дәүләт медицина университетында булачак әниләр һәм аларның балалары өчен симфоник музыка концерты узды. Профессор А.А. Хасанов авторлыгы астында В.С. Груздева ис. акушерлык һәм гинекология кафедрасы уникаль проектның оештыручысы итеп чыгыш ясады.
Татарстанның санатор-курорт учреждениеләрендә Республика медицина профилактикасы үзәге «Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кире кайтар» акциясен уздыра.
КБМҮнең Балалар хастаханәсенең пациентлары өчен «Көлү белән дәвалау» оештырдылар. Балаларны яклау көне алдыннан балалар хастаханәсенең актлар залында гаилә үсеше үзәге оештырган тамаша башланды.