ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Балачак дөньясы» дигән махсуслаштырылган күргәзмә уза.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен «Үзеңнең кан басымыңны бел» дигән акция узды, аны Сугышлар ветераннары өчен госпиталь оештырды.

Бүген Мәскәүдә «Милләт сәламәтлеге – Россиянең гөрләп алга баруының нигезе» Бөтенроссия форумы башланды. Татарстан делегациясен ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тәкъдим иттеләр. Алар форум кунакларына республиканың сәламәтлек саклау системасының үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Казанның 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә персоналны, стационарда дәвалау һәм тикшерү узучы авыруларны һәм сырхауханәнең пациентларын эвакуацияләү белән тактик-махсус укулар узды.

Казан шәһ. 1нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсендә медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатына эчке аудит, шулай ук сыйфат стандартларына ярашканлык буенча ирекле сертификация узды.

  Яшел Үзән ҮРХдә педиатрлар, неонатологлар, анестезиологлар-реаниматологлар, гомуми практика табиблары, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары өчен ашыгыч педиатриянең көнүзәк бүлекләре буенча квалификация күтәрү циклы уза.

БРКХ белгечләре Питрәч авылында консультатив эш үткәрделәр.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Казан медицина көллиятендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ведомствосы астындагы һөнәри белем бирү учреждениеләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

2019 елның 31 маенда 10.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы йорты җирлегендә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга Хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Екатеринбургта «Минем илем – минем Россия» дигән XVI Бөтенроссия яшьләр автор проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар буенча конкурсының йомгаклау этабы узды. Чара «Россия – мөмкинлекләр иле» платформа проектларының берсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International