Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Хастаханәдә 661 урта медицина хезмәткәре эшли, шуларның 432 – шәфкать туташы.
ТКҮРКПХдә һөнәри стандартлар кертүне дәвам итәләр. Шушы көннәрдә биредә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча укулар тәмамланды.
Бүлек мөдирләренең хәзерге заман квалификация таләпләренә туры килүен тәэмин итү максатларында «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» циклы буенча өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) оештырылды. Ай дәвамында лекцияләргә «ТКҮРКПХ» ДАССУ бүлекләренең 60 мөдире килде. Укуларны КДМУ укытучылары үткәрде. Уку вакытында барлык катнашучылар да программаның төп дисциплиналары буенча имтихан һәм зачетларны тапшырды: иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауның теоретик нигезләре, сәламәтлек саклау белән идарә итү, медицина ярдәменең сыйфаты һәм иминлеге, сәламәтлек саклау икътисады һәм медицина информатикасы.
Укыту программасы хастаханәнең структур бүлекчәләре белән идарә итү өлкәсендә белемнәрне, күнекмәләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Квалификация күтәрү ТКҮРКПХ бүлекчәләренең барлык җитәкчеләре өчен мәҗбүри, бу сәламәтлек саклауны оештыру өлкәсендә үз белемнәрен яхшырту өчен яхшы мөмкинлек.
14 майда БРКХнең Консультатив сырхауханәсендә барлык теләүчеләр өчен «Җаваплы ата-ана мәктәбе»ндә дәрес узачак.
Медицина хезмәте ветераны Әхмәтова Лилия Рәхим кызы май бәйрәмнәрендә юбилей уңаеннан котлаулар кабул итте. ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән аңа 90 яшь тулу уңаеннан Совет аппараты җитәкчесе Роза Әфләтуновадан, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головинадан, Әлмәт ҮРХ баш табибы Рафаэль Габдрахмановтан, социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдиновадан рәхмәт һәм җылы теләкләр яңгырады.
Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе коллективы күп еллар учреждениедә эшләгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңү Көне белән котлады.
2019 елның 13 маеннан башлап 25 маена кадәр Казан дәүләт медицина университетында Alma Mater нигез салынуга 205 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында чаралар узачак.
Әлмәт муниципаль районында төрле белгечлек табибларын җәлеп итү буенча максатчан эш дәвам итә. «Татнефть» ГАҖ белән берлектә район җитәкчелеге, социаль ярдәмнең үз чараларын кертеп, шул исәптән торак бирү буенча да, медицина персоналының җитешмәве проблемасын хәл итә, шул сәбәпле безгә республиканың күрше шәһәрләреннән һәм илнең башка регионнарыннан кирәкле кадрлар киләләр.
Шулай итеп, бүгенге көндә «Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУгә Бурятия Республикасыннан, Ханты-Мансийск Автономияле Округы – Юградан, ТР Азнакай һәм Кукмара районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән 5 табиб эшкә урнаштырылган (3 табиб–акушер–гинеколог, стационарның табиб-педиатры, ультратавыш диагностикасы табибы).
Бүген Яр Чаллыда Җиңү көнен билгеләп үттеләр. Яр Чаллы шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУнең баш табибы Резеда Мавзютова һәм учреждение хезмәткәрләре әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган чараларда катнаштылар. 20 елдан артык Яр Чаллыда «Солдат боткасы» Бөтенроссия акциясе уза. Шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре ветераннарны, чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын төп солдат сые һәм чәй белән сыйлыйлар.
2019 елның 3 маеннан башлап 7 маена кадәр Сан Диего шәһәрендә (АКШ, Калифорния штаты) Америка катаракталь һәм рефракцион хирурглар җәмгыятенең (The American Society of Cataract and Refractive Surgery) еллык конгрессы узды, анда бөтен дөньядан әйдәүче белгечләр күз авыруларын, нәкъ менә күзнең алгы сегментын, дәвалауда тәҗрибәләре белән уртаклашалар, алдынгы технологияләр турында фикер алышалар һәм аларны практикага кертәләр. ТР ССМ РКОХ ДАССУнең офтальмохирургы, КДМА Офтальмология кафедрасы ассистенты Элина Ленар кызы Минхузина конгресста катнашты һәм Lions Eye Institute (Тампа шәһ., Флорида) әйдәүче белгечләре белән берлектә бөтен дөньядан укучы-офтальмохирурглар өчен эндотелиаль кератопластика буенча ветлаб оештыруда катнашты. Элина Минхузина Lions Eye Institute (Тампа шәһ., Флорида) «Алгарыш» гранты буенча стажировка үтә.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7323 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына – 1536 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 1017 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 50 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 49 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 34 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 65 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5713 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 57, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 162.