ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсендә кискен хәлләрдә үз-үзеңне саклау турында сөйләделәр. Психологик ярдәм күрсәтү хезмәте психологлары авыруларны кабул итү бүлеге һәм травмпункт хезмәткәрләре белән дәрес үткәрделәр.

Онколог Татьяна Савельева Түбән Камада яшәүче онкологик авырудан терелеп килүчеләр өчен лекция үткәрде. Ул сөйләгәнчә, гаеп, үпкәләү, көнләшү, әйтелмәгән ачу һәм үч алу теләге яман шеш күзәнәкләре үсешенә китерәләр.

ТКҮРКХ травматологлары 102 яшьлек пациентка оча-бот буынына эндопротезлау ясадылар. Озак яшәүче Николай Палканов оча-бот буынын сындырганнан соң травматология бүлегенә эләкте. Аңа югары технологияле операцияне табиб травматолог-ортопед, ТКҮРКХ травматология бүлегенең мөдире Виктор Сизинцев үткәрде. Оча-бот буынын алмаштыру операциясе бер сәгатькә якын дәвам итте. Шунысын да әйтергә кирәк, Николай Егорович үзенең 102 яшендә операцияне бик яхшы кичерде, “Якын арада йөриячәк”, -  дип табиблар вәгъдә итәләр.

Республика офтальмология хастаханәсе белән бергә Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән очрашу уздырдылар. Чара «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәген»дә дәресләргә йөрүче өлкән сыйныф укучылары ак халатлар киделәр һәм Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең эшләре белән таныштылар.

Республика клиник хастаханәсендә «Онкологиядә анестезиянең һәм интенсив терапиянең катлаулы һәм чишелмәгән проблемалары» дигән 40нчы Региональ конференция узды.

Психолог, коуч, арт-терапевт Татьяна Савельева ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Медицина мәгълүмат-аналитик үзәге һәм Медицина профилактикасы үзәге коллективлары белән тренинг үткәрде. Тренингта үз-үзеңне үстерү һәм конфликтлы хәлләрне хәл итү турында сөйләштеләр.

«Энергия ресурсларын кулланучылар һәм аның белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе» Ассоциациясе «Ышанычлы партнер – 2018» акциясенең региональ этабына йомгак ясады. ТКҮРКХ коллективы эшкә профессиональ якын килүләре һәм ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре өчен бюджет кулланучылары буенча «Ышанычлы партнер» номинациясендә лауреат дип танылды.

Яр Чаллы шәһәренең КБМҮнә Марий Эл Республикасының Медведев үзәк район хастаханәсенең вәкилләре килеп киттеләр. 

Регионара клиник-диагностика үзәгендә донор йөрәге 61 яшьлек Владимир Ивановка күчереп утыртылды. Операция 19 мартта уздырылды, ә бүген аны өенә җибәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International