Казанда Е.В. Адамюкка багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе уза. Россия экспертлары фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, күз авыруларын дәвалауның һәм диагностикалауның яңа алымнары, офтальмологик пациентларны алып бару турында фикер алышачаклар, конференциядә уникаль клиник очраклар, әйдәүче офтальмологларның докладлары тәкъдим ителәчәк.
Казан дәүләт консерваториясендә «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе узды. Оештыручылар булып КФУ университет клиникасы белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәге чыгыш ясадылар.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия венчур форумы эшендә катнашты. Форум кысаларында венчур проектлары ярминкәсе уза.
Әлки ҮРХнең хатын-кызлар консультациясендә Изге Николай Чудотворец Изге Николай храмы башлыгы иерей Андрей Матвеев белән очрашу булды. «Демография» проекты кысаларында ул хастаханәгә килүчеләргә абортларны профилактикалау, балаларны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләре һәм чиркәү кагыйдәләре буенча әхлакый приоритетлар турында сөйләде. Апрель урталарында мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәлахиев белән очрашу планлаштырыла.
Тәтеш районы үзәк хастаханәсе Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган профилактик акцияләр үткәрде. Районда һәр теләгән кеше артериаль кан басымын үлчи, тән массасы индексын билгели һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчи ала торган медицина нокталары оештырылды.
ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсендә (Бутлеров ур., 14) Казан офтальмология мәктәбенә багышланган музей ачылды. Анда танылган галимнәрнең фәнни хезмәтләре, табибларның беренче кораллары, шулай ук операцияләрнең сирәк фотосурәтләре җыелган. Музей ачылышы Казанда офтальмология мәктәбенә нигез салучы профессор Емилиан Адамюкның 180 еллыгына багышланган. Музей экспонатларын беренчеләрдән булып шәһәр һәм республика ММЧ журналистлары бәяләделәр.
Республика клиник хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен производство гимнастикасы кертелде. Гимнастика белән шөгыльләнү өчен күнегүләрнең оптималь комплексы ДФК табиблары тарафыннан махсус эшләнгән иде.
«Казан медицина көллияте» ДАҺББУ җирлегендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының региональ этабы узды.
Казанда ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча акцияне «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән бергә Республика СПИД үзәге уздырдылар. Аның максаты – ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча Татарстан халкының мәгълүматлы булуын арттыру һәм ВИЧ уңай статуслы затларны дискриминацияләүгә юл куймый торган уңай мохит формалаштыру.
Яңа Чишмә районында «Балаларның сәламәтлеге – илнең байлыгы» дигән КДМУ Медицина десанты проектын тормышка ашыру кысаларында балаларның медицина тикшерүләре узды.