Марат Садыков Чечен Республикасының Сәламәтлек саклау министры Эльхан Сөләйманов белән очрашты.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан шәһәренең «18нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең хезмәткәрләренә шикаять факты буенча түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә йогышлы авырулар белән балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясенең күчмә утырышы булды.
ТР Иҗтимагый палатасында пресс-конференциядә 2019 елга дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проектына йомгак ясадылар.
КДМУның сакчыл технологияләр модуле белән беренчел һөнәри белемне арттыру циклын тыңлаучылар Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенә килеп киттеләр.
Формаль булмаган шартларда Түбән Кама хастаханәләренең баш табиблары яшь белгечләр белән очраштылар. Быел Түбән Кама хастаханәләренә барлыгы 46 кеше эшкә урнашкан, шуларның 30ы – яшь белгечләр. Алар Пермь, Ижевск, Уфа, Казан, Әстерхан, Саратов һәм Дагыстаннан килделәр. Тиздән барлык яшьләр дә бушлай аренда торагы алачаклар. Ә түбәнкамалылар – көтеп алынган белгечләрне. Шулай, Кама Аланы хастаханәсенә терапевт, Түбән Камада балалар хастаханәсенә – акушер, эпидемиолог һәм җиде педиатр, өлкәннәр хастаханәсенә – 5 терапевт, 7 стоматолог, УЗИ-белгече, кардиолог, офтальмолог, хирург һәм травматолог килделәр.
Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖ медик-санитар өлешендә терапевтларның Казан мәктәбе кысаларында «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән районара конференциясе узды. Семинарда Азнакай, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Урыссу, Әлмәт район хастаханәләренең терапевтлары, гастроэнтерологлары, пульмонологлары, клиник фармакологлары катнаштылар.
«Барысы бергә» хәйрия фондының яңа ел бәйрәмендә «Мәктәп стоматологиясе» программасы турында сөйләделәр. Казан шәһ. 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсенең баш табибы Илнур Фәйзрахманов һәм КДМА Терапия, балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы хезмәткәре Ольга Остолоповская тешләрне ничек карарга кирәклеге, авыз куышлыгы нидән гыйбарәт икәнлеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, балаларга теш чисталыгы календарьлары һәм бүләкләр өләштеләр.
Татарстан Республикасына эш визиты барышында Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев һәм социаль үсеш мәсьәләләре буенча губернатор урынбасары Елена Малышева Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп киттеләр. Кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм клиниканың баш табибы Артур Делян озатуында ашыгыч ярдәм һәм мөстәкыйль мөрәҗәгать итүчеләр линиясе буенча керә торган пациентлар хәрәкәтенең логистикасы белән таныштылар. Алар кабул итү-диагностика бүлеген, операция блогын, реанимация бүлеген карадылар. Ашыгыч медицина үзәгенең эшен җентекләбрәк өйрәнү өчен кунаклар өлкәнең сәламәтлек саклавы белгечләрен командировкага җибәрергә карар кылдылар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа Чишмә районында 16 яшьлек яшүсмернең үлеме факты буенча тикшерү үткәрә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кушуы буенча ведомство комиссиясе оештырылды, ул очракка экспертиза үткәрү өчен Яңа Чишмә районына килде.