ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

«Кама Тамагы ҮРХ» ДАССУдә терапия бүлегендә медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Әминова Л. Н. «Өлкәннәр өчен гимнастика» дигән темага видеофильм күрсәтү белән лекция үткәрде, лекция ахырында методик брошюралар тарату оештырылды.

«Психика авырулары артты. Тәнне дәваларга өйрәнсәк тә, безнең психика һаман да чишелмәгән булып кала», - бүген психотерапевт Виктор Мокшин өченче буын университеты студентларына психосоматик авырулар һәм неврозлар турында сөйләде.

Казан шәһәренең «7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә традиция буенча өлкән яшьтәге пациентлар өчен мәктәпләр уза. Системалы рәвештә сырхауханәнең табиблары кыска лекцияләрдә дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйлиләр, организмның картаюы һәм аның сәламәтлеген озак еллар буена саклап калу ысуллары турында мәсьәләләр күтәреләләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында гериатр хезмәтен үстерергә кушты. "Сәламәтлек саклау өлкәсендә төп роль профилактик чараларга һәм диспансеризациягә бирелергә тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Күкрәк сөте белән тукландыруны саклыйк» дигән Бөтенроссия семинары узды. Казан шәһәренең һәм республика районнарының балалар сырхауханәләренең, бала табу йортларының табиб-педиатрлары, акушеркалары, шәфкать туташлары күкрәк сөте белән тукландыруны популярлаштыру, яклау һәм саклау турында сөйләделәр.

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Россиянең баш реабилитологы Г.Е.Иванова һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры М.Н.Садыков очрашуы узды. Шулай ук очрашуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, Казан шәһ.7нче номерлы ШКХ баш табибы А.М.Делян, ТР ССМ баш реабилитологы Р.А.Бодрова, ТР ССМ баш ангионеврологы Д.Р.Хәсәнова катнаштылар. Очрашуда белгечләр Татарстанның реабилитацион хезмәтен алга таба үстерү тактикасы, шулай ук Казан шәһәренең эре клиникалары РКХ, БРКХ, 7нче номерлы ШКХ җирлегендә реабилитация үзәкләрен булдыру турында фикер алыштылар. РФ ССМ баш реабилитологы Галина Евгеньевна Иванова билгеләп үткәнчә, Татарстанда тернәкләндерү хезмәте уңышлы һәм үрнәк алырлык булып тора.

81нче яшендә озак авырганнан соң, Татарстан Республикасы наркология хезмәтенә нигез салучы, «СССР сәламәтлек саклау отличнигы», «ТРның Атказанган табибы» Никольская Любовь Дмитрий кызы вакытыннан алда вафат булды.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә белем бирү семинарында медицина хезмәткәрләре тормышында профсоюзның роле турында сөйләделәр. Семинарга Түбән Кама һәм Түбән Кама районы медицина учреждениеләренең кадрлар хезмәте, финанс-икътисад бүлекләре хезмәткәрләре, хезмәтне саклау буенча белгечләре, профсоюз оешмалары, профгруппалар һәм профбюро җитәкчеләре һәм әгъзалары килеп киттеләр.

 

Республика медицина профилактикасы үзәгенең һәм Республика наркология диспансерының белгечләре халыкны наркотизацияләүне профилактикалауның һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыруның төп юнәлешләре турында сөйләделәр.

6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсендә «Яр Чаллы сөт бизенең яман шешенә каршы» профилактик акциясе узды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне 7931 тапкыр коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1151 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 905 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 58 тапкыр. Бу ЮТҺдә 51 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 69 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6299 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 66, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 162.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International