ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Профессор Е.В. Адамюк исемендәге ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсендә табиблар-офтальмологлар өчен өстәмә һөнәри белем бирү программалары тормышка ашырыла.

Гражданнарның ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыру максатларында Чистай шәһәрендә ел саен 1 декабрьдә билгеләнә торган Халыкара Спид белән көрәш көненә багышланган чаралар уздырылды


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне үткәрелә. Бу көнне дәүләт, медицина һәм җәмәгать эшлеклеләре халыкның, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу проблемасына җәлеп итә, ВИЧ-йогышка даими тест узуны профилактикалау чараларын үтәүгә чакыра.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Казан дәүләт медицина университеты мәйданчыгында «СПИДны бергә туктатыйк!» ачык студентлар форумы узды. Чараны «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Анда медицина профиле һәм медицина профилендә булмаган студентлар катнаштылар.

Быел ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина инициативасы буенча Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашында «түгәрәк өстәл» оештырылды. «Яшь белгечләр – киләчәккә караш» дигән темага яшь табиблар белән ачык диалог җылы дустанә атмосферада узды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкиллекләре ягыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Дамира Садыйк кызы Галеева – хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы.

Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» ФПП Иҗтимагый советының күчмә утырышы Балык Бистәсе районында узды. 

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларында югары һәм урта медицина уку йортларында укучылар арасында ел саен «Мин медицинадагы коррупциягә каршы» темасына укучыларның иң яхшы иҗади эшенә IX Республика конкурсы үткәрелә. 

Профессор А.Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм хөрмәтенә 400дән артык республика белгече «Агафонов укулары – 2019: йогышлар һәм соматик патология» фәнни — гамәли конференциясенә җыелдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International