ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга

Бер гаилә пары Яр Чаллыга күчте инде. Шуны ук тагын ике Украина табибы эшләргә җыена.

«Персонал үсеше программасы» исеме астындагы проект Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары госпитале»  ДАССОда 2013 нче елдан башлап тормышка ашырыла.

Бу программаның максаты - хезмәткәрләрнең шәхес һәм профессиональ нәтиҗәләрен арттыру. Бу һәрбер хезмәткәрнең нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук оешманың корпоратив мәдәнияте үсеше өчен мөһим. Әлеге программа кысаларында Госпитальнең һәрбер структур бүлекчәсендә төрле укыту чаралары уздырыла. Конкрет бүлекчәнең шәхси программасы хезмәткәрләрне алдан анкеталау нәтиҗәләре буенча эшләп чыгарыла.

21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә «Һәркем йөри алырлык мохит» программасы чикләрендә ремонт эшләреннән соң Шмидт ур. ягыннан керү группасының ачылуы булды.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы – ТР Инвалидлар җәмгыятенең рәисе Рифат Ганибаев һәм башкалар катнаштылар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы hәм барлык медицина җәмәгатьчелеге тирән кайгылы хисләр белән, 2014 елның 20 августында төнге дежурлык вакытында эш урынында табиб анестезиолог-реаниматолог Веретенников Александр Евгений улы вафат булды, дип хәбәр итә. Аңа нибары 43 яшь иде.

Табиб эшчәнлегенең  20 елы дәвамында ул реанимацион профильле каты авыручыларга ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтте.

Коллегаларның һәм пациентларның хәтерендә ул мәңгегә искиткеч табиб, үзенең профессиональ бурычына һәм кешеләрне кызгануга җаваплы мөнәсәбәте белән үрнәк булып калачак.

Гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Табиб Веретенников А.Е. белән хушлашу 2014 елның 22 августында 10.30 сәгатьтә ТР АМЯХ ДАССОның патолого-анатомия бүлегенең траур залында узачак.

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасының халкына медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды. Программа фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен, модульле технология буенча патологоанатомик бүлекләрне төзүне һәм фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаторияләрендә, участок хастаханәләрендә һәм сәламәтлек саклауның амбулатор-сырхауханә оешмаларында капиталь ремонт ясауны күздә тота.   Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов уздырды.

Гадәти булмаган бүләкне Түбән Кама медиклары шәһәрдә яшәүче кечкенә кыз Милана Гордеевага бирделәр.

Ул электрон чират ярдәмендә табибка язылган 500-меңенче пациентка булды.

Шундый ук язылу системасы Казанда һәм Яр Чаллыда эшли, ләкин ул Түбән Камадагы кебек популяр түгел. Автоградта, үрнәк өчен, 2014 елның башыннан андый мөмкинлек белән 200 мең кеше генә файдаланды.
 Яр Чаллы шәһәренең “4 нче шәһәр сырхауханәсе” ДАССОда баш табиб Лилия Хәйруллина сырхауханәгә беркетелгән, акчалата түләүне алыр өчен социаль ярдәм җыелмасыннан (СЯҖ) баш тарткан халык белән очрашты. Чарага шәһәрнең штаттан тыш баш эндокринологы Гүзәл Исхакова, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе белгече Гүзәл Җәмилова, табиб-онколог Булат Хәмидуллин, “4нче шәһәр сырхауханәсенеӊ” табиб-нефрологы Ирина Харитонова чакырылган иделәр. Очрашу күтәренке рухта, ачык диалог формасында узды, очрашу барышында пациентлар социаль ярдәм җыелмасын сайлап алуның ни өчен зарур икәнлеге турында аңлатмаларны гына түгел, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын һәм халыкка медицина хезмәт күрсәтүен яхшырту буенча тәгъдимнәрен кертә алдылар.

19
август, 2014 ел
сишәмбе
Медицина генетикасы бөтен дөньяда хәзерге заман медицинасының танылган нигезенә әйләнә. Матдәләр алмашының нәселдән килгән авыруларын ачыклау өчен үткәрелүче неонаталь скрининг буенча һәм хромосома аномалиясенең күтәренке рискы булган һәм яралгының тумыштан килгән үсешенең кимчелеге булган хатыннарны ачыклау өчен йөклелекнең 1нче триместрында үткәрелүче пренаталь скрининг буенча милли проектларны уңышлы гамәлгә ашыру практик сәламәтлек саклавына генетик тестлауның, инвазив һәм инвазив булмаган пренаталь диагностиканың төрле алымнарын кертергә рөхсәт итте.

Аның эше микроскопик, ләкин бик мөһим. Марат Минһаҗетдинов    7 яшьтән үк табиб булу турында хыялланган, һәм үз хыялын гамәлгә ашырган. Бүген ул рентгенохирург. Күптән түгел ул 9 сантиметрлы тромбны бетерү буенча бик катлаулы операция ясады. Медицина үлчәүләре буенча бу бик катлаулы һәм ювелир эш. Үз пациенткаларының берсен чынлап та урамнан алып кергән. Хатын кызның хәле начарланган булган – табиб үзе аны хастаханәгә китерде һәм үзе операция ясады. «Татарстан, алга» сериясеннән Алмаз Хакимовның чираттагы репортажы Казанның 7нче хастаханәсенең диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдиренә багышланган.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросына Мәскәү өлкәсенең суд-медицина экспертизасы бюросының табиблары суд-медицина экспертларының делегациясе килеп китте.

Очрашу формаль булмаган җылы шартларда узды, кунаклар бюроның структур бүлекчәләренең эшләре белән кызыксынып таныштылар. Суд-биология бүлегендә заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган молекуляр-генетик тикшеренүләр лабораториясе кунакларның аерым игътибарын тартты. Кунакларга бюроның үсеше һәм аны реконструкцияләү, лабораторияләрне киңәйтү планнары турында, бюрога тоташкан территорияне төзекләндерү планнары турында сөйләделәр.

Казанга Мәскәү кунаклары «Вакытлар һәм халыклар бәйләнеше» программасы чикләрендә килделәр. Өч көн эчендә алар Казан Кремленә, Иске-Татар бистәсенә, Раифа монастыренә килеп киттеләр. Шулай ук яңартылган Свияжск утрау-шәһәрендә булып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International