ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе

Пациентларның бәяләмәләре нигезендә медицина оешмаларының һәм белгечләренең рейтингын төзеп махсуслаштырылган порталны бу елның ахырында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы барлыкка китерергә планлаштыра. ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршылык күрсәтү буенча Совет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр иткәнчә, портал тәҗрибә тәртибендә дәүләт-шәхси партнерлык принципларында төзеләчәк. Махсус оештырылган порталда пациентлар, табибның компетентлыгына, шулай ук дәвалауның нәтиҗәлелегенә карап, аңа бәя бирәчәкләр.

 11 августтан башлап 17 августка кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7765 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1577 тапкыр чыктылар. Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 77гә артты (кичектергесез ярдәм исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 10га, көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, кояш һәм эссе сугу буенча – 2гә, ЮТҺ буенча – 4кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 70кә кимеде.  



18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Мамадыш муниципаль районының Урманчы авылында «2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылуы булды. Шулай ук «Мамадыш» совхозының поселогында Украина Республикасының Луганск өлкәсеннән Мамадыш ҮРХнә эшкә күчкән табибларга фатир ачкычларын тантаналы бирү булды.
Тантаналы чараларда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» КБОның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнаштылар.

15
август, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Медицина эшчеләре ассоциациясе идарәсе, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау һәм пациентка (балага) 4 500 000 сум күләмендә мораль зыянны компенсацияләү турындагы «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсына (алга таба - «КБМҮ» ДАССО) һәм Яр Чаллы шәһ. 7нче Шәһәр сырхауханәсенә карата белдерелгән дәгъва буенча эш 2014 елның 13 августында Яр Чаллы шәһәр суды тарафыннан тәмамланды, дип хәбәр итә.
Суд-медицина экспертизасы исәбе белән, табибларның эш итүләре һәм баланың сәламәтлегенә зыян килү арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенең булмавы билгеләнде.
Шулай итеп, эшне карап тикшерү барышында баланың «энцефалит» диагнозында  табибларның гаебе танылмады.
Яр Чаллы шәһәр суды карары буенча, «КБМҮ» ДАССОсына һәм 7нче сырхауханәсенә карата белдерелгән дәгъва таләпләрен канәгатьләндерү тулысынча кире кагылды.

Бүген «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОына эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Е.К.Костюшин, бәхетсезлек очракларын һәрьяклап тикшерү буенча бүлек башлыгы А.Ю.Ларюхин килеп киттеләр. Киңәшмә барышында үлем нәтиҗәсе белән производствода җәрәхәтләнү очракларын анализлау өлешендә ведомстволар арасындагы үзара тәэсир итешү мәсьәләләрен уйлаштылар. Атап әйткәндә, производстводагы үлем очракларында һәрьяклап тикшерү вакытларын кыскарту, эш бирүчеләр өчен тиешле регламентлар эшләп чыгаруның кирәклелеге, бергәләп комплекслы экспертизалар уздыру мәсьәләләре күтәрелделәр.Киңәшмәнең эшендә бюро башлыгы М.И.Тимерҗанов, оештыру-методика эшләре буенча бюро башлыгының урынбасары Р.М.Газизҗанова, зарар күргән, гаепләнүче һәм башка шәхесләрне экспертизалау бүлеге мөдире О.Ю.Оладошкина һәм суд-гистология бүлеге мөдире А.М.Хромова катнаштылар.

Чүпрәле районында ЮТҺ
 

Бүген Чүпрәле районында, Бурундуки–Чүпрәле автоюлында ЮТҺ булды.

2 җиңел автомобильнең (туй кортежы) бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. ЮТҺ урынына Иске Шәйморза участок хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. Зыян күргән кешеләр, шул исәптән бала, Буа РҮХнә тапшырылдылар: аларның икесе уртача авыр хәлдә, шул исәптән бала, хастаханәгә урнаштырылды, калган 3 кеше канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОнда балалар церебраль параличы белән авыручы ике яшьлек баланың үлеме факты буенча хезмәт тикшерүен үткәрүне тәмамлады.

Баланың үлүе сәбәбе булып канның көчле онкологик авыруы тора. Авыру патологоанатомик һәм гистологик тикшерү нәтиҗәләре белән расланды, ләкин ул бала исән чакта ачыкланмаган булган.

Баланың стационарда кыска вакытлы булуына карамастан, медицина ярдәмен күрсәтүнең җитешсезлекләре кабул итү бүлегенең һәм реанимация бүлегенең этапларында билгеләнде.

Гомуми оештыру бозылулары да ачыкланды, аларны бетерү өчен оешмага боерык бирелде.

14 августта Бөгелмәдә ТР Дәүләт Советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең эшендә шулай ук  ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

Өч ел рәттән кунакчыл як, әлмәт уллары һәм кызлары җире, «Балкыш» дигән Республика ветераннар арасында үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучыларны киң колачлап кабул итә. Алдагы фестивальне үткәрү һәм бүгенгесенә әзерләнү буенча муниципаль берәмлекләрдә зур эш башкарылды.

Фестивальнең оештыру комитетына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә, һәм ул республика башлыгының булышлыгында үткәрелә. Бәяләүнең төп критерийларының берсе булып башкарылучы әсәрләрнең «Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлана» дигән тематикага туры килүе тора.

Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзе һәм яхшы теләкләр белән сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин Мәдәният елында үткәрелүче мәдәни чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул ветераннарның халыкка үзенчәлекле мәдәни һәм сәламәт яшәү идеясын җиткерүләре турында билгеләде.

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
КБМҮнең балалар хастаханәсендә бүген тантаналы рәвештә китапханә ачтылар.
Китапханә хастаханәнең иң кеше күп йөри торган бүлеге – физиотерапия бүлегендә урнаштырылды. Монда бөтен бүлекләрдәге пациентларга дәвалау процедуралары үткәрәләр. Массаждан яки уколдан соң китап алырга керергә була. Бәхеткә, китапханә фонды яхшы тупланылган – 1000 китап. Әдәбият иң кечкенә пациентларга да, яшүсмерләргә дә исәпләнгән. Киштәләрнең зур өлешен медицина әдәбияты алып тора. Чөнки китапханә  авырулар өчен генә түгел, аларны  дәвалаучылар – медицина хезмәткәрләре өчен дә ачылды. КБМҮгә сирәк махсуслашкан әдәбиятны Казан шәһ. Республика китапханә-мәгълүмат үзәге бирде. Китапларны шәһәрнең берничә китап кибете һәм шулай ук гади чаллылылар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International