Казанда 2013 елның 4-5 октябрьләрендә халыкара катнашу белән «Төш медицинасы алымнарының үсеше һәм яман шешләрне диагностикалауда һәм дәвалауда персоналаштырылган якын килү юллары» дигән фәнни конференция узачак.
2013 елның 16 сентябреннән 25сентябренә кадәр «Түбән Кама наркологик диспансерының» «ТР ССМ РНД» ДАССО филиалы белән «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлыгына багышланган чаралар рәте узды.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Шимбә көнне 28 сентябрьдә 10 сәг.40 мин. «Сәламәтлек» программасын «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз. Программаның төп темасы сөт бизе яман шешен профилактикалауга багышлана. Профилактикалау, диагностикалау һәм үз-үзең сөт бизен тикшерү алымнары турында табиб-онкологлар сөйләячәкләр.
Ни өчен диспансерлаштыруны вакытында узу шул хәтле мөһим?Бүген Казанның әйдәүче хосусый дәвалау оешмаларының берсенә – Нуриевлар Клиникасына –Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанның мэры Илсур Метшин һәм ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килделәр.
Хөрмәтле кунаклар Нуриевлар Клиникасына дәвалау оешмасының 10-еллык көнендә бардылар. Татарстан Перзидентына репродуктив сәламәтлек өлкәсендә клиника эше нәтиҗәләрен, клиниканың җиһазларын күрсәттеләр. Кунакларга кайда «пробиркада» гомер туа, шул урынны күрсәттеләр һәм аталандыруның уникаль барышы белән таныштырдылар.