ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 3-4 октябрьләрендә Краснодар ш. «профессор С.В. Очаповский исемендәге 1нче номерлы край клиник хастаханәсе» ДБССОның Күкрәк хирургия үзәгенең нигезендә Европадан: Франция, Австрия, Бөек Британия, Испания һәм Россиянең күп регионнарыннан – әйдәүче экспертлар һәм торакаль хирурглар катнашуы белән «Торакаль хирургия буенча Европа мәктәбе» узды.

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бу ике сүз Казанның Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәгендә октябрь башында узган конференциядә күтәрелгән проблематиканы барыннан да яхшырак сыйфатлый. Миокард инфарктын уңышлы дәвалау дәлиле буларак реперфузия алымнарын бик вакытлы һәм адекватлы сайлау, тулаем алганда госпитальгә кадәр медицина ярдәмен грамоталы оештыру – Европа һәм Россиянең әйдәүче экспертлары белән ачылган төп темалар.

«Акыл буенча артта калган балалар өчен Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна госпитальләштерелгән балалар турында 2013 елның 7 октябренә мәгълүматый белешмә.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча Татарстан Республикасы халкының максатлы төркемнәрендә хәбәр ителүне күтәрү концепциясе белән туры китереп «ТР ССМ Р СПИД һәм ЙА ПКҮ» ДАССО «ИМАН» продюсер үзәге белән бергә «Йөрәкне сакла» дигән мультипликацион фильм барлыкка китерде. Режиссер Александра Сенчукова бу фильмны 2013 елның 5 сентябреннән 7 сентябренә кадәр уздырыла торган «Йолдызлар астында кино» дигән Кривой Рогтагы халыкара кинофестивальдә (Украина) катнашу өчен тәкъдим итте.

4
октябрь, 2013 ел
җомга

4 октябрьдә «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның нигезендә «Гемодиализда даими тамырлы керүне оештыру» дигән Россия семинары узды.

3 октябрьдә Сәламәтлек саклау министрлыгында Дәрвиш балалар интернат-йортында булган гәдәттән тыш вакыйга буенча ТР Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе узды.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казанда Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәгендә йөрәкнең төрле тумыштан килгән кимчелекләрен дәвалауда окклюдерлар белән файдалану буенча өйрәтә торган курс узачак. Курс 10 сәгатьтә башлана.

2013 елның 14-15 ноябрьләрендә Казанда «Корстон» МКК нигезендә IVБөтен Россия гомуми практик табибларының (гаилә табибларының) корылтае узачак.

2013 елның 2 октябренә 20.00ка «Акыл буенча артта калган балалар өчен   Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан 25 бала «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОнда урнашкан, шул исәптән 5 балага интенсив дәвалау уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International