ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2011 ел
җомга
14-15 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясендә “Традицион медицинаның көнүзәк мәсьәләләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция узачак. Җыенны академиянең неврология һәм рефлексотерапия кафедрасы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың традицион медицина буенча белгечләрнең иҗтимагый оешмасы, Традицион Кытай медицинасы үзәге (Казан), Кытай фәннәр академиясенә караган традицион медицинаның төп теориясе институты (Кытай) белән берлектә оештыра.

7
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе

7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Сәламәтлек көне ел саен төрле темаларга багышлана һәм шул юнәлештә кызыклы, файдалы чаралар башкарыла. Әйтик, 2010 елда Бөтендөнья сәламәтлек көне урбанизация һәм сәламәтлек темасына багышланды. Ул вакытта барлык шәһәрләрдә халыкның сәламәтлеген яхшырту максатыннан төрле чаралар үткәрелде.

Быел анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән 300 дән артык табиб-офтальмолог һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 100 гә якын кунак катнаша

13
гыйнвар, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Аксубай районына эшлекле сәфәр кысаларында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Александр Гусевның район үзәк хастаханәсе белән танышуы көтелә. Кунакны республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин озатып йөриячәк.

11
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе
Бәйрәм көннәрендә Республика балалар клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегенә кичектергесез ярдәм итүне сорап 836 кеше мөрәҗәгать иткән. Хастаханәгә 272 бала яткырылган.

8
гыйнвар, 2011 ел
шимбә
Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Әлмәт шәһәренең берничә медицина учреждениесендә булды. Эшлекле сәфәр вакытында министрны шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин озатып йөрде.

20
февраль, 2010 ел
шимбә

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында Республика клиник онкология диспансерының йомгаклау медицина советы утырышы узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин, министрлык белгечләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, Казан Сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре катнашты. Утырышта 2009 елда республикабыз онкология хезмәте эшенә йомгак ясалды һәм 2010 елга бурычлар билгеләнде.

2009 елда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 14 меңнән артык операция ясала. 2008 ел белән чагыштырганда, операцияләр саны 1,4 процентка арта. Югары технологик медицина ярдәмен алучылар саны ике тапкырга күбәя.

19
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
Дару препаратларын җитештерүчеләр яшәү өчен мөһим булган даруларга бәяне 1 апрельгә кадәр сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәттә теркәргә тиеш. Бүгенге көндә исемлеккә керә торган даруларның 25 проценты гына теркәлгән. Бу турыда журналистларга Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова белдерде.

14
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе
1 гыйнвардан Россиядә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга бәяләр дәүләт тарафыннан җайга салыначак. 6 августта Россия Федерациясе ХөкүмәтеКеше гомерен саклап калу өчен әһәмиятле һәм кирәкле булган даруларга бәяләрне җайга салуны камилләштерүтурында Карар кабул итә. Аны эшләүдә Татарстан Республикасы Тарифлар комитеты да катнаша. Әлеге документ бәяләр үсүен контрольдә тота һәм җайга сала алачак, дип белдерде бүген журналистларга биргән әңгәмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International