2022 елның 16 маенда Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге репродуктив сәламәтлеккә җаваплы караш формалаштыруга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган профилактик чарада катнашырга планлаштыра.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта республика территориясендә сәламәтлек саклау өлкәсендә лицензияләү буенча дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү мөмкинлеге барлыгын хәбәр итә.
Казанга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының радиология Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең генераль директоры Андрей Каприн һәм Милли медицина терапия һәм профилактик медицина тикшеренү үзәге директоры Оксана Драпкина эш сәфәренә килделәр.
12 майда, Халыкара шәфкать туташлары көнендә, Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең профсоюз оешмасы шәфкать туташлары өчен Болгарга экскурсия оештырды. Шулай ук сәламәтлек саклау ветераннары да чакырылган иде.
Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә шәфкать туташлары көненә багышланган интеллектуаль уен узды. Уенда барлыгы 9 команда - шәһәр һәм районның дәвалау оешмаларының вәкилләре катнашты. Командалар бары тик шәфкать туташларыннан гына торды. Чарада җанатарлар сыйфатында баш табиблар һәм баш шәфкать туташлары катнашты.
Бүген ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ачык ишекләр көне үткәрә. 18 сәгатькә кадәр теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез экспресс-тест уза һәм табиб янында консультация ала алалар.
Теләче үзәк район хастаханәсенең Алан ФАПы төзелеп бетте. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелгән. Объектның бәясе 6 млн. 766 мең сум дип бәяләнә.
Балалар Республика клиник хастаханәсендә бронхоэктаз, муковисцидоз ике көнлек конференция уза. Конференцияне БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов ачты.
Казанда 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган «Реабилитация: традицияләр һәм инновацияләр 2022» конференция узды.
Бүген Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә федераль кунаклар килде. Делегацияне галим, хирург-онколог, медицина фәннәре докторы, профессор, РФА академигы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Радиология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ генераль директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Андрей Дмитриевич Каприн җитәкләде.