ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсе базасында Югары технологияле медицина үзәге төзеләчәк. Бу хакта бүген шәфкать туташлары конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үтте.

12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.

Лениногорск районының Тимәш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча иске медпункт урынына төзергә карар ителгән иде.

Кадерле шәфкать туташлары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Фидакарь хезмәтегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Бүген Татарстан Республикасының Атказанган табибы Рафат Садриев «Республика клиник неврология үзәге» ДАССУ баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Боерыкка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кул куйды.

«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ баш табиб вазыйфасына Татарстан Республикасының атказанган табибы Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы билгеләнде.

Бүген Казанда Идел буе онкология форумы ачылды. Чара кысаларында төрле онкопатология – колоректаль яман шеш, баш һәм муен, тире, сөякләр шеше, эндокрин системасының яман шешләре булган пациентларны һәм торакоабдоминаль өлкә органнарының, шулай ук лимфопролифератив авырулары булган пациентларны диагностикалауның, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең иң актуаль мәсьәләләре җентекләп каралачак.

Артериаль гипертония барлыкка килү рискының төп факторлары булып кандагы холестеринның артуы, тәннең артык массасы, хәрәкәт активлыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмау, рациональ булмаган һәм баланссыз туклану тора.

12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Яр Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» бәйрәм флешмобын уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International