ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Июнь аенда Казанның 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенең икенче корпусында урнашкан онкогематология бүлеге капиталь ремонттан соң беренче пациентларны кабул итәчәк.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә икенче хирургия корпусын ремонтлау бара. Эш медицина стационарларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча алып барыла.​

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

2022 елның 11-13 маенда Мәскәүдә "Гостиный двор" күргәзмә комплексында «Милләт сәламәтлеге – Россиянең чәчәк атуы нигезе» Бөтенроссия форумы уза.

Бөек Җиңү көне алдыннан «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең баш табибы Гөлсинә Шәмсиева хезмәткәрләр белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм стационарда дәваланучы ветераннарны бәйрәм белән котлады.

Илсөяр Нәгыйм кызы Хөснетдинова 60 ел инде намус белән ак халат йөртә. Шуларның 35 елы югары квалификация категорияле акушерка бала тудыру йортында эшләгән.

Урыссу РҮХ коллективының санитар батальоны Ютазы районы үзәгендә узучы Җиңү парадында катнаша. Быел да санбат Ютазы районы Хәрби тематика предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында иң яхшыларның берсе булды.


6
май, 2022 ел
җомга

Казан медицина көллияте базасында сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын тәбрикләделәр. Мөхтәрәм кунаклар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Тармак ветераннары уртак изге эшкә хезмәт иткән дуслары һәм хезмәттәшләре белән күреште.

Бөек Җиңү көне хөрмәтенә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сәламәтлек саклау тармагы ветераннары белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстанның медицина хезмәткәрләренә багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

"Казан медицина университеты" ДАССУ баш табибы Оксана Анатольевна Бирчук, урынбасарлары Э.И. Габисова, И. В. Миндубаев коллектив исеменнән Белла Гольдштейнны Җиңүнең 77 еллыгы һәм университетның хирургия корпусының 85 еллыгы беләнкотлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International