Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин тыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннарның тол калган хатыннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан изге теләкләр, чәчәкләр бәйләме һәм бүләкләр белән 3нче балалар поликлиникасы баш табибы Альбина Шәйхетдинова озак еллар сырхауханәдә эшләгән тыл хезмәтчәне Токмакова Анна Петровнаны тәбрикләде.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова белән тыл хезмәтчәннәре янына барды.
Мамадыш хастаханәсе коллективы Мамадыш районының сәламәтлек саклау ветераны Шишмагаева Антонина Алексеевнаны Җиңү көне белән барып тәбрикләде.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казанның 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе коллективы Бөек Ватан сугышы ветераны Валеева Динә Зиннәт кызы янына бардылар. Медицина хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең консультатив-диагностика сырхауханәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә социаль һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар турындагы мәсьәләләр буенча даими комиссиянең күчмә утырышы узды.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Мурзин Таһир Йосыпмурзинович янына барды. Медиклар ветеранны карады һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
ТКҮРКХ табиблары хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тыл хезмәтчәннәренә, хезмәттәшләренә барды.
Яшел Үзән медицина училищесының берьюлы ике студенты: Волкова Анна, дәвалау эше белгечлеге буенча 212 төркем студенты һәм Витоль Регина, шәфкать туташы эше белгечлеге буенча 305 төркем студенты Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә лаек булды.
"Аксубай үзәк район хастаханәсе" ДАССУда поликлиниканы капиталь ремонтлау башланды. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы акчасына үткәрелә. Әлеге максатларга 30 298,605 мең сум акча бүлеп бирелгән.