ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына барлыгы 3 поликлиника кертелгән: Сарман үзәк район хастаханәсе, Җәлил район хастаханәсе һәм Саклаубаш участок хастаханәсе.

Мартның 2 нче пәнҗешәмбесендә «Бөтендөнья бөер көне» билгеләп үтелә. 2022 елда бу дата 10 мартка туры килә. Бөерләр – тормыш өчен мөһим орган, алар безнең организмны шлак, токсин, зарарлы матдәләрдән даими чистарта.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең  көндезге стационар һәм физиотерапия бүлеге коллективларына пациент Галина Шарова рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләүне гамәлгә ашыра. Медицина эшчәнлеген лицензияләү процедурасы чикләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра: лицензия бирү; лицензияне яңадан рәсмиләштерү; лицензиянең гамәлдә булуын туктату.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың туберкулезга каршы диспансерына ике яшь табиб эшкә урнашты. Түбән Кама барлык белгечлек табибларын эшкә чакыра. Республикада социаль ярдәм чаралары һәм программалары гамәлдә.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең  3 белгече узган елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алды. Аның күләме 800 мең сум тәшкил итә, 2021 елда әлеге программа кысаларында республика медицина учреждениеләре 125 белгеченә грант бирелгән.

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында үлүчеләр санының азлыгы нәтиҗәсендә 1 урынны, туучылар санының күплеге, сабыйлар үлеме санының түбән күрсәткечләре буенча лидерлык позицияләрен алып тора.

1 марттан 30 мартка кадәр республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге медпрофилактика бүлеге, медпрофилактика кабинеты, сәламәт бала кабинеты урта медицина хезмәткәрләре һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының медицина оешмаларында профилактика эшен оештыру өчен җаваплы хезмәткәрләр өчен «Гигиена тәрбиясен оештыру» темасы буенча онлайн-дәресләр үткәрә.

Академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча XI белем бирү симпозиумы чикләрендә Республика клиник хастаханәсендә ике пациентка операция ясалды.


5
март, 2022 ел
шимбә

Теләче муниципаль районында «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Шармыш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International