«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районында Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе эшен дәвам итә.
Менделеевск район үзәк хастаханәдә ир-атлар иртәдән үк күтәренке кәеф тудыра, алар хатын-кыз коллегаларын котлый.
8 Март алдыннан Яр Чаллы шәһ. 7нче номерлы сырхауханәнең гүзәл хатын-кыз хезмәткәрләренә 300дән артык лалә чәчәкләре тапшырылды.
4 мартта Казанда Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Анита Цойның «Пятый океан» («Бишенче океан») тамашасы узачак. Җырчы бу концертны Казанның барлык табибларына бүләк итәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Безнең республикада авырулар статистикасы күңелсез: 35 меңнән артык пациентта глаукома ачыкланган.
Түбән Кама күппрофильле хастаханәсендә янгын-техник минимум буенча укулар узды.
Диспансерлаштыруны узу мөһим. Әйтик, Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсендә узган ел диспансерлаштыру барышында 628 пациентның беренче тапкыр авырулары ачыкланган.
ТР ССМ Лицензияләү бүлеге мәгълүматлары буенча, лицензиатларга төрле ведомстволардан документлар җыярга кирәкми. Республикада ведомствоара электрон багланышлар системасы эшли.
Хастаханәнең эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында медицина учреждениесенең баш табибы Айрат Зыятдинов чыгыш ясады.
Медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Сарман район үзәк хастаханәсе табиб-акушер-гинекологы Лилия Бектемирова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона этабында җиңү яулады һәм Казанда республика этабында катнашачак.