ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2 мартта Республика клиник хастаханәсендә медицина советында 2021 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм 2022 елга табиблар өчен бурычлар билгеләделәр.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең оториноларингология бүлеге мөдире Рамил Закиров пациентларга файдалы киңәшләр бирде.

Түбән Кама шәһәре "Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе" ДАССУ табиб-оториноларингологы Максат Талайбеков балаларны ишетү сәләте турында  сөйләде.

Бүген  Халыкара колаклар сәламәтлеген һәм ишетү сәләтен саклау көне билгеләп үтелә. Россиядә 15 миллионнан артык кешедә, шул исәптән 1 миллионнан артык балада ишетү сәләте бозылган.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында сырхауханә һәм Питрәч муниципаль районының Көек авылында табиб амбулаториясен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе Казанда яшәүче отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССР атказанган табибы Әсхәт Гыйниятулла улы Гыйниатуллинга килеп китте. 27 мартта Әсхәт Гыйниятулла улына 100 яшь тула.

2022 елның 2 мартыннан башлап «Тәтеш район үзк хастаханәсе» ДАССУ баш табибы итеп Савельев Илья Вячеславович билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.

ТР Югары һәм урта махсус уку йортлары педагоглары өчен "Онкологик авыруларны беренчел һәм икенчел профилактика нигезләре" дигән онлайн-лекция булды, ул Республика клиник онкология диспансеры белән бергә иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылды.

Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәдә медицина советы узды. Медицина учреждениесенең 2021 ел эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында ТКҮРКХнең баш табибы Марс Мостафин сөйләде.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

1 март көнне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең Медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International