Татарстан Республикасының атказанган табибы, Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең онкология бүлеге мөдире Марат Имил улы Хәйруллин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Баулы район үзәк хастаханәсе базасында рентген мультиспираль компьютер томографиясенең күчмә комплексы урнаштырылды.
«Мамадыш РҮХ» ДАССУда медицина персоналы белән «территорияне санитар саклау. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендә гадәттән тыш хәлләр китереп чыгара торган йогышлы авырулар белән авыручы, шикле булган очракларда эпидемиягә каршы беренчел чаралар оештыру һәм үткәрү» теманасына укыту семинарлары узды.
«Идея» технопаркының ScienceTalks проектында Медпрофилактика үзәге спорт медицинасы бүлеге мөдире, КДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасы ассистенты Нияз Бикчурин травматизмны профилактикалау һәм спорт нәтиҗәләренә ирешү ысулы буларак спортта мускуллар дисбалансы турында сөйләде.
«Баулы район үзәк хастаханәсе» ДАССУның йогышлы авырулар бүлеге мөдире Гүзәл Сәхәбиева сырхауханәнең, стационарның, табиблык амбулаторияләренең һәм фельдшер-акушерлык пунктларының медицина персоналы өчен укыту семинарын үткәрде.
Югары Осланда поликлиника бинасының капиталь ремонты тәмамланды, ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелде.
Арча муниципаль районында Үрнәк авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелә.
Мамадыш район үзәк хастаханәдә ФАПларның һәм табиблык амбулаторияләренең айлык эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Җыелышта «Мамадыш РҮХ» ДАССУның баш табибы Хаҗиев Дамир Фаяз улы диспансерлаштыруның мөһимлеге турында чыгыш ясады.
Балалар республика клиник хастаханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар анестезиолог-реаниматологы, «ТР ССМ БРКХ» ДАССУ реанимация хезмәте җитәкчесе Игорь Закиров истәлегенә багышланган "Хәзерге этапта анестезиологиянең һәм реаниматологиянең актуаль мәсьәләләре" темасына Идел буе федераль округының анестезиолог-реаниматологлары V фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән вафат булган медиклар истәлегенә аллея ясадылар. Медикларның авыр инфекциягә каршы көрәштә батырлыгы турында зәңгәр чыршылар искә төшереп торачак.