Казанның 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә нигез салынуга 30 ел тулды.
17 декабрьдән Казан шәһәрендә вакцинация мобиль пунктларының эш режимы үзгәрәчәк.
Яшь белгеч, Софья Устинова, сменага COVID-19дан 350 прививка ясый. Медкөллиятне тәмамлаганнан соң, ул Яр Чаллы шәһәренең «7нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУның профилактика бүлегенең шәфкать туташы булып эшләргә килгән.
Татарстанда 2021 елда 1858 табиб эшли башлаган, шул ук вакыт эчендә дәүләт клиникаларыннан 1700е киткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.
Зәй районы педиатры «Земский доктор» программасы буенча миллион ярым сум акча алды. Самара медицина университетын тәмамлаганнан соң ул Зәй РҮХнең авыл табиблык амбулаториясенә эшкә урнаша.
Кама балалар медицина үзәгенең балалар хирурглары кечкенә пациентның ашказаныннан 40 магнит-шар чыгарды. Пациентка эндоскопик операция ясалды. Үткәрелгән дәвалаудан соң бала канәгатьләнерлек хәлдә өенә озатылды.
2021 елның декабрендә РККВД филиалына, Яр Чаллы тире-венерология диспансерына 50 ел тула.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Балалар шәһәр хастаханәсендә ремонт барышы белән танышты.
Яр Чаллы шәһәренең компанияләренең берсе 7нче номерлы сырхауханә коллективына Рәхмәт хаты тапшырдылар. Предприятие COVID-19 вакцинациясен оештырган өчен рәхмәт белдерә.
Түбән Кама кызы Ирина Александровна Дмитриева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры адресына рәхмәт хаты язды. Пациент чын күңелдән авыруны җиңәргә булышкан беренче номерлы сырхауханәнең фельдшерына һәм шәфкать туташына рәхмәт белдерә.