2021 елның 19 декабрендә КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге базасында икенче түләүсез «Шикәрле диабетны профилактикалау һәм сәламәтлек мәктәбе» узачак. Чара кысаларында докладлар белән бу өлкәдә әйдәүче табиб-экспертлар чыгыш ясаячак.
Әлмәттә COVID-19га каршы вакцинация үткәрә торган күчмә бригадалар актив эшли. Бүген прививканы 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Фазлыйәхмәтова Гәүһәр Сафин кызы ясатты.
Саклаубаш участок хастаханәсендә капиталь ремонт бара.
5 900 татарстанлы 2022 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның медицина учреждениеләренә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен автомобильләр тапшырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
11 декабрьдә ел саен Бөтендөнья бронхиаль астмага каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бронхиаль астма барлыкка килү сәбәпләре һәм дәвалау турында без КБМҮнең балалар поликлиникасы каршындагы муниципальара иммунопрофилактика кабинеты аллергологы-иммунологы, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгече Светлана Фәрхетдинова белән сөйләштек.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсенә 36 гариза керде. Шуларның 20се - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру, 15е-фармацевтика эшчәнлеге буенча гариза иде.
66 яшендә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-онкологы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗановның гомере өзелде.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендәге ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсенә эш сәфәре кылды.
Татарстан РКХ «Медицина һәм сыйфат-2021» халыкара конференциясендә медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Россиянең иң яхшы клиникасы дип таныдылар. Бу хакта республика хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.