БРКХ табиблары командасы, трахеостом салуга мөрәҗәгать итмичә, Апастан килгән 14 яшьлек малайга бугаз өсте кимерчәге кистаны ала алдылар. Пациент 09.12.21 г. лорга мөрәҗәгать итә, әнисе сүзләренә караганда, малайда 5 ай дәвамында тавыш үзгәрүе күзәтелә, алар бу яшькә бәйле үзәрешләр дип уйлый. Тик малайга йотканда нәрсәдер комачаулый башлый, район табибы малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә юллый.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 2021 елда 223,4 млн сумлык 16 берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәре АМЯХ коллективын JCI аккредитация статусын раслау белән котлый.
Түбән Кама районында Кама ФАПын төзү тәмамланды. Кама Аланы район хастаханәсенә караган фельдшер-акушерлык пунктында Кама һәм Беренче Май бистәләрендә, Оша һәм Самоновка авылларында яшәүче 200 дән артык кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Җирле халык планлы һәм кичектергесез медицина ярдәме ала, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация уза, вакцинация ала алачак.
2 нче төзәтү колониясендә җәза үтүче хөкем ителүчеләр, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хөкем ителгәннәр өчен хастаханә пациентлары Республика клиник хастаханәсе табиблары консультацияләрен алды.
БРКХ травматологлары деформацияне Татарстанда эшләнгән уникаль титан пластиналары ярдәмендә төзәтте. Бүрәнкеле күкрәк читлеге булган пациентка патологияне коррекцияләү буенча катлаулы операция ясалды.
15 декабрьдә" Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында "Игелекле Татарстан" ( "Добрый Татарстан" ) волонтерлык өлкәсендә Республика премиясен тапшыру тантанасы булды.
Медицина клиникасының башында медицина белеме булган кеше торырга тиеш. «Медвестник» порталында табиблар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый.
Чаллыда яшәүче йөклелек вакытында прививка ясаткан Ирина Холгова КБМҮнең Перинаталь үзәгендә исән-имин бала тапкан. Хәзер малайга 4 айга якын. Ул 3-нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә күзәтелә. Бала үсеше яшенә туры килә