ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

8 ноябрьдә Россиядә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы үз көченә керде, аның нигезендә гражданнар  Россиядә коронавирустан вакцинация һәм кешенең әлеге чирне кичерүен раслаган яңа сертификат алырга мөмкин.

Коронавируска каршы вакцинациядән соң алынган QR-кодларның гамәлдә булу вакыты элеккечә кала. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итте.



4
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Лениногорск сәламәтлек саклау идарәсенең Мактаулы гражданины, медицина легендасы - Зинаида Федоровна Малеина 90 яшьлеген билгеләп үтә.

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә «Б» блогында капиталь ремонт 85% ка төгәлләнгән.
Өч катлы бинада: беренчесендә лаборатория, икенчесендә - балалар бүлеге, өченчесендә - йогышлы авырулар бүлеге урнашачак.

Актаныш районының Иске Урьяды авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Актаныш РҮХ баш табибы Айдар Хаев, авыл һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр катнашты.

Республика кан үзәге базасында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов катнашында COVID-19 таралу чорында волонтерлык проектларын алга таба гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мессенджерларда Чаллы шәһәрендә COVID-19 вирусы килеп чыгу уңаеннан уздырылган тикшеренүләр турында җибәрелгән хәбәр фейк дип кабат искә төшерә.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы» Росздравнадзор сертификатын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International