2021 елның 4 августыннан компьютер томографиясенең мобиль комплекс Алабуга район хастаханәсе базасында урнашкан һәм Алабуга шәһәре халкына, шулай ук якын-тирә районнарга хезмәт күрсәтә башлаган. Баш мие, күкрәк читлеге органнары, корсак куышлыгы, карындык арты арасы РКТ, онкологик скринингны һ. б. ясарга мөмкин.
Теләчедә Донор көне узды. Теләчеләр мохтаҗларга бераз гына булса да ярдәм итү теләге белән иртәдән үк килде.
Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган һәм «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучы Ләйсән Сибгатуллина «Стоматология» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» олимпиадасының дүртенче сезонында алтын медаль яулады.
ЛОР-бүлек табиблары, бит нервы мониторингы аппаратын кулланып, оператив тыкшынуны уңышлы үткәрде.
"ВИЧка Тест-2021" Бөтенроссия акциясе 1 июньдә Санкт-Петербургта старт алды һәм 1 ноябрьдә Хабаровскта төгәлләнәчәк.
Район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Санитар автотранспорт белән яңадан җиһазландыру һәм җиһазлау «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында башкарыла.
Казанның Сафиуллин урамында урнашкан стационарда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов катнашында ТР халкына хоспис хезмәтен һәм паллиатив ярдәм күрсәтүне үстерү буенча эшлекле киңәшмә узды.
Яр Чаллының 7нче Шәһәр сырхауханәсенең амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге массажисты Павел Шәяхмәтов күрмәүче, шулай да ул кешеләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә.
2020 елдан Россиядә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан, миокард инфаркты, аортокоронар шунтлау, Россиядә йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча стентлау һәм катетер абляция белән коронар артерияләрнең ангиопластикасыннан соң өзлегүләрне профилактикалау программасы гамәлгә ашырыла.
Түбән Кама акушерлык-гинекология хезмәтенә нигез салучыларның берсе – ТР Атказанган табибы Любовь Куракина үзенең 86 нчы туган көнен билгеләп үтә.