Бу ялларда Зәй елгасында Түбән Кама медицина хезмәткәрләре арасында балык тоту буенча беренчелек үтте.
2021 елның июлендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча Идарә тарафыннан 14 лицензия (медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 10; фармацевтика эшчәнлеге буенча 3 һәм наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше, наркотиклы үсемлекләр культивацияләү эшчәнлегенә 1) һәм 55 лицензия яңадан рәсмиләштерелде.
1 августта 72 нче яшендә РКХнең реанимация экс-мөдире, ТР Атказанган табибы Михеев Сергей Алексеевич вафат булды.
Марс Мостафин хезмәттәшләре белән Чуашстан Республика онкология үзәгендә булды. Очрашуда Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм башка шәһәрләрнең үзәк хастаханәләренең баш табиблары катнашты. Делегацияне ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев җитәкләде. Очрашуда шулай ук Идел буе федераль округының Онкология оешмалары ассоциациясе җитәкчесе Эдуард Нагуманов та катнашты.
Кама балалар медицина үзәгендә хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү дәвам итә. Медицина персоналына уңайлы булсын өчен вакцинация эш урыннарында, эш процессыннан аерылмыйча гына оештырыла. Бүген аны 7нче Шәһәр сырхауханәсенең күчмә медицина бригадасы үткәрде.
28 июльдән 30 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында ведомство карамагындагы медицина оешмаларының җитәкче вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча конкурсның финалы үтә.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ Халыкара икътисадый саммиты бара. Чараның беренче көнендә COVID-19 шартларында медицинага багышланган сессия булды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы министр урынбасары Айрат Далез улы Гариповның әнисе Эмилия Шаһивәли кызы вафат булу сәбәпле, тирән кайгысын уртаклаша.
Вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Коронавирус инфекциясеннән прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясарга мөмкин, шулай ук түбәнкамалылар өчен җәмәгать һәм сәүдә үзәкләрендә, КФҮдә, базарда һәм башка урыннарда мобиль пунктлар ачылды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, төзекләндерү, капиталь ремонтлау, медицина җиһазлары белән тәэмин итү буенча башкарылган эшләр хакында Казанда узган матбугат очрашуында сөйләде.