ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Иң мөһим кагыйдә - организмны су җитмәүгә китермәү өчен җитәрлек күләмдә чиста су эчәргә. Чиста суны чәй, соклар, куас һәм башка эчемлекләр белән алыштырырга ярамый, алар эффект бирмәячәк.


14
май, 2021 ел
җомга

2021 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләре «Р-Фарм»компанияләр төркеме тарафыннан үткәрелә торган хәйрия кампаниясе кысаларында COVID – 19 яңа коронавирус йогышының уртача авыр формаларын дәвалау өчен 1000 дару чарасын - Россия биотехнология препараты Артлегия - үзәкләштерелгән рәвештә китерүне кабул иттеләр.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

12 май - Бөтендөнья шәфкать туташы көне. Кешеләргә сәламәтлек бүләк итү – чын медицина хезмәткәренең билгеләнеше. Аларның сизгер йөрәкләре һәм оста куллары безне бәла-казалардан коткара.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ белән берлектә Татарстан Республикасы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «COVID-19дан түләүсез вакцинация узарга чакырабыз» дигән темага компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсын игълан итә.

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев Казан, Алабуга һәм Минзәлә медицина колледжын тәмамлаучы студентлар белән очрашты. Очрашу Мамадыш районының сәламәтлек саклау музеенда дустанә шартларда узды.

Татарстан өчен уникаль булган яңа операцияне Республика клиник хастаханәсенең 1нче урология бүлегендә үзләштерделәр.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Министр Сафиуллин ур., 14 адресы буенча урнашкан стационарда барган ремонт эшләренең барышы белән танышты.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Ф.Табеев Яр буенда, җиңел атлетика эстафетасын ачу хөрмәтенә, Республика СПИД үзәге филиалы хезмәткәрләре 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ВИЧка бушлай аноним экспресс-тест үткәрүгә акция уздырды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко волонтер-медиклар белән бергә Арча зиратында Медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Сергей Алексеев каберен җыештыруда катнашты.

Түбән Кама РҮХнең баш табибы Марс Мостафин хастаханәнең структурасы, эш күләмнәре турында җентекләп сөйләде һәм Түбән Кама хастаханәсе - медицинада уникаль эш тәҗрибәсен алу һәм үз эшенең профессионалы булу өчен менә дигән мәйданчык, дип ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International