Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында "күчмә сырхауханә" эшен башлады. Бүген Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе белгечләре Биектау районының Дөбъяз авылы халкын кабул итә..
19 сентябрь - Бөтендөнья сөяк мие доноры көне. 2020 елның 17-19 сентябрендә сөяк мие донорлыгын популярлаштыруга багышланган Бөтенроссия акциясе узачак.
Н. И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты (РМТМУ) эш төркеме Республика балалар клиник хастаханәсенә эш визиты белән килде.
Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы түләүсез прививка ясатып була. Казанда 140 ка якын кеше «Кәҗә бистәсе» станциясе янында гриппка каршы прививка ясатты. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Казанның 7нче номерлы клиник хастаханәсе эпидемиологы Эльвира Ибәтуллина сөйләде.
Тукай районы Бәткә авыл җирлегенең Нефтебаза бистәсендә заманча җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. «В» тибындагы модульле корылманың мәйданы 62,5 кв.м тәшкил итә.
Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге белгечләре борын бүлгесендә операция ясаганда лайлалы тышчаны тегү методикасын патентладылар.
Татарстанда өч көн эчендә сайлау участокларында гриппка каршы 57 239 прививка ясалган. Республика башкаласында 16 973 кеше вакциналаштырылган. Тавыш бирү пунктларында куркынычсызлык чаралары үтәлде, гриппка каршы прививканы ясарга барлык теләүчеләргә тәкъдим иттеләр.
Ир-ат республиканың ике клиникасында дәвалану узганннан соң, диспансер белгечләренә мөрәҗәгать итә. Биредә белгечләр пациентны тикшерә, һәм уникеилле эчәкнең зур үсентесе яман шеше булуын ачыклый. РКОД табиблары операция үткәрү кирәклеге турында карар кабул итә.
Казанда 25 нче тапкыр Бөтенроссия Аеклык бәйрәмен билгеләп узалар.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Чистай районы үзәк хастаханәсе»нә эш визиты белән булды. Ул стационарның капиталь ремонты барышы белән танышты һәм дәвалау учреждениесен яңартуны төгәлләү турында фикер алышты.