ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Закон нигезендә, йөрәк-кан тамырлары булган пациентларны дару чаралары белән тәэмин итү туктатылмый. Дарулар элеккеге күләмдә биреләчәк. Карарга кул кую белән бәйле рәвештә булган бердәнбер үзгәреш – хәзер дару препаратларын бирү республика бюджеты хисабына түгел, ә федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, әлеге чара аркасында авыру категорияләре һәм дару препаратлары исемлеге киңәйде.


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Йөкле хатыннарга пренаталь (бала туганчы) скрининг үткәрү турында мәгълүмат


12
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан халкы! Интернетта чираттагы тикшерелмәгән мәгълүмат пәйда булды. Хәбәр «Эхо Москвы»радиосының рәсми сайтында урнаштырылган иде. «Эхо Москвы» күзәтүчесе, «Код доступа» автор тапшыруын алып баручы Юлия Латынина сүзләренчә, Республика шәһәрләренең берсендә коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш буенча кайбер проблемалар бар. 


11
апрель, 2020 ел
шимбә

ГАРИПОВ АЙРАТ ДАЛЕЗ УЛЫ

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары

Хезмәт хакын түләү срогы-15 апрельгә кадәр. Бу вакытка барлык акчалар медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә тулы күләмдә җиткереләчәк.

Әлеге мәсьәлә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Финанс министрлыгы җитәкчелеге контролендә тора. Түләүләр якындагы дүшәмбе-сишәмбегә билгеләнгән.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Шәхси саклану костюмын кию һәм салу алгоритмы» дигән мастер-класс узды. 


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын булдырмау максатларында Татарстанда барлык төр милек формаларындагы һәм ведомтсво карамагындагы медицина оешмаларында планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәмен күрсәтү һәм планлы госпитализацияләүгә кабул итү вакытлыча туктатыла.

 


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Балалар хастаханәсендә һәм Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор-хоспис ярдәме бүлегендә Балачакның 10 еллыгын хәйрия акциясе белән билгеләп үттеләр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең якты киләчәгебез өчен дәһшәтле сугыш юлларын үткән каһарман бабаларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез.

Сишәмбе, 24 мартта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе үтте. Журналистлар сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина һәм «Республика клиник туберкулезга каршы диспансер» ДАССОның баш табибы Алексей Алексеев җавап бирде.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Табиб-оториноларинголог Вагыйз Самат улы Сәйфуллин «Туган авылым Иштирәк» дип аталган китап язган. Китап табибның кече Ватаны тарихына багышланган һәм Иштирәк авылында яшәгән, аны төзегән һәм үстергән кешеләрне сурәтли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International