Түбән Кама медицина көллиятендә Күрү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен медицина массажы белгечлеге буенча «Үз һөнәремне чакырам!» дигән ачык ишекләр көне узды.
«Югары квалификацияле, игътибарлы һәм сизгер белгеч, талантлы табиб, искиткеч оештыручы һәм сабыр укытучы» - клиник лаборатория диагностикасы табибы, ТР цитология хезмәтенә нигез салучыларның берсе булган Гүзәл Нуриевна Хәйретдинованы Республика онкодиспансерында хезмәттәшләре нәкъ шулай сурәтлиләр. 28 февральдә аңа 80 яшь тулды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: 2020 елның 2 мартына Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән пассажирларның хәле тотрыклы кала. Көн саен үткәрелә торган лаборатория тикшеренүләре үзгәрешләрне ачыкламады. Пациентлар үзләрен яхшы хис итәләр, температура күтәрелү һәм йогышлы авыруның башка күренешләре теркәлмәгән.
Пациентлар белән булган медицина персоналы да үзен яхшы хис итә.
Зифа Мостафовна Балакина, Вера Ильинична Ландышева һәм Лилия Ивановна Чувашева өчен язмышка әверелгән вазифалары – табиб һөнәре генә түгел ул.
Татарстанның волонтер-медиклары Казан шәһәре мәктәпләрендә беренче ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия дәресләрен уздырдылар. Дәресләр ике форматта узды: башта балаларга беренче ярдәмнең теоретик нигезләре турында сөйләделәр, аннары берничә кызыклы биремне үтәү белән белемнәрен практикада ныгыттылар.
Чирмешән ҮРХдә 2019 ел эчендә эш йомгаклары буенча медицина советы узды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8218 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1132 тапкыр.
Бүгенге интервьюның герое – медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган табибы, «РКДҮ» ДАССУнең нейрохирургия юнәлеше җитәкчесе, ТР ССМ баш штаттан тыш нейрохирургы, КДМУ белгечләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү факультетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы Нейрохирурглар ассоциациясе идарәсе рәисе Валерий Иванович Данилов.
Нина Ильинична Балдина үз һөнәрендә 43 ел инде. 3нче номерлы гинекология бүлегенең өлкән шәфкать туташы үз эшен чын-чынлап ярата. Нина Ильинична 18 ел бала тудыру йортында эшләгән, аннары күзәтү кабинетында акушерка булып эшләгән, шуннан соң 5 ел – хатын-кызлар консультациясендә. Һәм менә 12 ел инде өлкән шәфкать туташы вазыйфасын били.
2019 елның 27 февралендә Медицина университеты клиникасында йомгаклау медицина советы утырышы узды, анда 2019 ел йомгаклары ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды. Утырышта министр урынбасары, ТР ССМ Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Жаворонков Владимир Владимирович, Казан дәүләт медицина университеты проректоры Шулаев Алексей Владимирович, ТР ССМ Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гайфуллина Гөлнара Ренадовна, шулай ук Сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгечләре катнаштылар.