ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шәфкать туташы Гөлия Хәкимова үзенең юбилеен госпитальдә билгеләп үтә. Эш сменасына кадәр үк хезмәттәшләре аны туган көне белән котлады.


22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген БРКХ директоры җитәкчелегендә клиника делегациясе Иннополис мәктәбенә эш сәфәре кылды.

Бүген «Зенит-Казан» һәм «Зенит-УОР» волейбол клубы командасы уенчылары тирәнтен медицина тикшерүен узды.

Дүрт бала анасы Наилә Алексеева үзенең коткару тарихын күз яшьләре белән сөйли.  Наилә Рәхимҗан кызы өйдә дәвалана, антибиотиклар эчә, аннары терапевт уколлар билгели, әмма күп балалы әнинең хәле начарланганнан начарлана бара. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Наилә Рәхимҗановнаны компьютер томографиясенә алып киләләр, ул үпкәләрнең биш урында зарарлануын күрсәтә. Зарарлану мәйданы 75% тәшкил иткән, пациентны тиз арада хастаханәгә салалар.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

БРКХнең кече яшьтәге балалар өчен хирургия бүлеге табиблары 4К оптиканы һәм эндоскоп берткечен кулланып операция ясады.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Марий Элдан килгән ир-атның бензин пычкысы белән киселгән кулны ялгады.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Түбән Кама РҮКХнең интенсив терапия палатасы белән кичектергесез кардиология бүлегенең шәфкать туташы Рәзидә Захарова йогышлы госпитальдә рәттән өч смена эшләгән. Әмма бу өченче смена эсселек аркасында медиклар өчен иң авыры булды. Пациентлар да авыр хәлдә китерелде, авыручалар саны да арткан иде.


17
июль, 2020 ел
җомга

Рәсүл Нариман улы Мусиев - ТКҮРКХнең травматология пунктының травматолог-ортопеды. COVID-госпитальдә Рәсүл Нариман улы инде өченче смена эшли. Август башында янә ике атналык вахтага басарга җыена. Рәсүл Нариман улы өч сменада профессиональ яктан ныгыды. Хәзер госпитальгә беренче тапкыр килгән коллегаларына кирәкле киңәшләр бирә һәм аларга ярдәм итә.

Урамда кояш кыздырганда, һава температурасы һәм дымлылык югары булганда, җилсез һава торышы кояш сугуга һәм пешүгә китерергә мөмкин. Тән кызарып, авыртса, бу кояшта пешүнең беренче дәрәҗәсе, ә инде кояшта озаграк йөрү пешүнең икенче дәрәҗәсенә китерә – тәндә кабарчыклар барлыкка килә.

ТКҮРКХнең травматолог-ортопеды Марат Магомедов та госпитальдә үзенең беренче сменасын тәмамлады һәм тиздән травматология бүлегенә әйләнеп кайтачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International