ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча  баш штаттан тыш белгече, м.ф.к. Илсур Шәймәрданов «Россия Федерациясендә сәламәтлек саклауга һәм паллиатив медицина ярдәмен үстерүгә өлеш керткән өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 
Перцовка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачтылар – районда тугызынчы. Ул 350 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
 

Казан ратушасында «ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» бәйгесе һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

«Сәламәтлек саклау» Илкүләм проектын һәм Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәшнең Региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында Онкодиспансерга 12 данә күләмендә абдоминаль, гинекология, торакаль, урология һәм ЛОР-операцияләрне башкару өчен Эндовидеоскопик комплекс китерелде.

Республика клиник онкология диспансерында 23 декабрьдән башлап 25 дкабрьгә кадәр ISO 9001:2015 сыйфат менеджменты системасына (СМС) туры килү-килмәүгә күзәтү аудиты узды. Өч көн дәвамында РКОДның барлык бүлекчәләренең эше, шул исәптән онкология диспансерының Яр Чаллы филиалының эше дә, аудитка дучар булды.

 

Салкыннар башлану сәбәпле, кайбер кешеләрнең салкыннан аллергия барлыкка килергә мөмкин.  Дымлы һава агымнары бергә салкын һава  бу авыруның сәбәбе булып тора. Авыру балаларда да, өлкәннәрдә дә очрый.

Идел буе федераль округының Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча  баш штаттан тыш белгече, «ТР ССМ СПИД һәм ЙА каршы республика үзәге» ДАССУнең баш табибы Нияз Галиуллин  регионда халыкның төп төркемнәре белән эшләү буенча алдынгы тәҗрибә белән уртаклашты.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында "Демография" илкүләм проектының “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту"региональ проекты чикләрендә килешүгә кул куелды. Килешүгә кул куйган яклар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы,"Казан дәүләт казна дары заводы", ТР "Алтын йөрәк" хәйрия региональ иҗтимагый оешмасы.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең Сәламәтлек үзәге Татарстан предприятиеләренең хезмәт коллективларын комплекслы медицина тикшерүен уздыра. Агымдагы елның декабрь башыннан бирле «Ливадия» шифаханәсе хезмәткәрләре һәм ял итүчеләре тикшерүләр узалар.

Шәһәрнең стационарлары календарь буенча атнаның барлык көннәрендә тәүлек буе эшлиләр. Пациентларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International