Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвеше бүлеге Казан шәһәренең Совет районы мәктәпләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен мәгариф һәм сәламәтлек турында семинар-киңәшмә оештырды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Яр Чаллының дәвалау учреждениеләренең эше белән танышты. Тикшерү программасына шәһәрнең барлык стационарлары да кертелгән иде: 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе, Йогышлы авырулар хастаханәсе, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Сугышлар ветераннары өчен госпиталь, 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе, шулай ук Тукай үзәк район хастаханәсе.
Алабуга ҮРХнең сырхауханәсендә дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында «Иң яхшы гериатрия кабинеты» исеменә республика конкурсын гамәлгә ашыру буенча эш киңәшмәсе булды.
3 декабрьдә Регионара клиник-диагностика үзәгендә «А башлап Я кадәр антикоагуляция: варфарин яки НОАК» дигән мастер-класс узачак.
«Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең табиб анестезиолог-реаниматологы Николай Ильин Мәскәүдә «Акушерлыкта һәм неонатологиядә анестезия һәм реанимация» XII Бөтенроссия белем бирү конгрессында катнаша.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» темасына Республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Тукай китапханәсендә Түбән Кама үзәк районы күп профильле сырхауханәсенең белгечләре онкологиядән сәламәтләнүчеләр өчен арт-терапия буенча дәрес уздырдылар.
Казанда ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәнең рәисе булып Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.
Инновацион фикерләрнең ачык конкурсы «Инновацияләр пространствосы – 2019» В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында узды. Проектларны яклауга Россиянең барлык регионнарыннан 80нән артык гариза арасыннан 30 конкурсантны чакырдылар.