Инновацион технологияләр безнең көндәлек тормышка нык үтеп керде һәм без еш кына уйлап та тормыйча аларны файдаланабыз.
Республика клиник онкология диспансеры «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Онкология авырулары белән көрәш» региональ проекты чикләрендә эксперт класслы Resona 7 ультратавыш диагностик аппаратын алды.
Түбән Камада үзләре артыннан карый алмаган өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы булдырыла.
2019 елның 3-4 декабрендә «КОРСТОН» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында халыкара катнашуы белән «Педиатрия һәм балалар хирургиясе Идел буе федераль округында (ИФОда)» дигән XVI Россия конгрессы узачак.
Хәзерге вакытта Россиядә һәм Европа илләрендә кызамык белән авыручылар санының югары дәрәҗәсе билгеләнә. РФ баш санитар табибы А.Ю. Попова тарафыннан расланган санитар кагыйдәләр нигезендә, кызамык очраклары туганда чикләү чараларын үткәрергә кирәк. Казанда кызамыкның 2 очрагы теркәлүгә бәйле рәвештә, әлеге чаралар 21 көн дәвамында үткәрелергә тиеш.
АМТЕС Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Дару тәэминатының региональ модельләре – МедФармИнновацияләр – 2019» фәнни-гамәли конференциясе узды.
«Стоп ВИЧ/СПИД» җиденче Бөтенроссия акциясе 2019 елның 25 ноябреннән башлап 1 декабренә кадәр уза.
Республика медицина профилактикасы үзәге Республика иң яхшы лекция материалына карау-конкурсының II йомгаклау турына йомгак ясады.
Бүген Республика наркология диспансерында «Нарколог көне» республика семинар – киңәшмәсендә Татарстан наркология хезмәтенең эше турында сөйләштеләр. Очрашуда РНД бүлекләренең һәм филиалларының хезмәткәрләре, шулай ук үзәк район хастаханәләренең психиатр-наркологлары катнаштылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.