Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең Перинаталь үзәгендә Халыкара әниләр көне хөрмәтенә яңа гына әни булган хатын-кызларны котладылар. Мондый якты көндә һәр әни позитивлык порциясе алырга, үз адресына җылы сүзләр һәм бәйрәм белән котлаулар ишетергә тиеш.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм концерты узды.
Йогышлы авырулар белән авыручыларга медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Бөгелмә ҮРХ» ДАССУ җирлегендә пациентларны кабул итә.
БРКХ җирлегендә психология буенча практик дәресләр узды. Тренингта Казан шәһ. клиниканың һәм медицина учреждениләренең психологлары һәм педагоглары катнаштылар. Узган дәресләрнең спикеры булып психология фәннәре кандидаты, коуч Владимир Есаулов чыгыш ясады.
18 һәм 22 ноябрьдә «Татнефть» ААҖ спорткомплексында һәм «Алнас» ФК спорт залында ветераннар (пенсионерлар) арасында «Өченче буын университеты» 9-нчы спартакиадасы чикләрендә пневматик винтовкадан ату буенча беренчелек һәм Дартс буенча ярышлар узды. Спорт чараларының максаты: пенсионерларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, патриотизм һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, пенсионерлар арасында физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтенең киң таралуын үстерү.
- Грипп белән авыручы йөкле хатын-кызлар, йөкле булмаган хатын-кызларга караганда, 4 тапкыр ешрак госпитализацияләүгә мохтаҗ;
- Йөклелекнең III триместрында грипп аеруча авыр уза;
- Госпитальгә салынган йөкле хатыннарның 8 %тан артыгы (күбесенчә авыруның өченче триместрында) интенсив терапия үткәрүгә мохтаҗ;
- Йөклелекнең өченче триместрында пациентлар арасында грипптан үлем-китем күрсәткече максималь һәм 16,9% ка җитә, үлем-китем санының дәрәҗәсе 6 % булган вакытында хастаханәгә салынган барлык өлкәннәр арасында;
- Грипп булган йөклеләрдә вакытыннан алда бала табу 3 тапкыр ешрак күзәтелә;
- Перинаталь үлем-китем саны 5 тапкыр югарырак.
Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУсе үзенең 40 еллык юбилеен билгелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан тантаналы чара Яр Чаллы шәһәренең Орган залында узды.
2019 елның 23 ноябрендә «Чистай ҮРХ» ДАССУ җитәкчелегендә 2020 елның чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү планы чикләрендә масштаблы чара оештырылды. Бу көнне Чистай ҮРХнең дәвалау оешмалары буенча Казан дәүләт медицина университетының студентлары өчен баш табиб урынбасарлары һәм сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре таныштыру экскурсиясен уздырдылар.
Республика клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы халкының скрининг тикшеренүләрен оештыруда актуаль мәсьәләләр буенча семинар булды. Семинар урта медицина персоналы өчен оештырылды.
Казан мэры Илсур Метшин Адмиралтия бистәсендә капиталь ремонт ясалган 2нче номерлы Клиник хастаханәсенең 3нче номерлы сырхауханә бүлеген карап чыкты.