Казанда «Казан медицина көллияте» ДАҺББУ җирлегендә «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә «Яшь профессионаллар»(WorldskillsRussia) региональ чемпионаты узды.
«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУнең мәйданчыкларында тренер-эксперт, практик белем бирү мөдире Светлана Сычева җитәкчелегендә хәзерләнү үткән Түбән Кама шәһәренең 8нче сыйныф укучысы Азалия Вилданова алтын медаль яулады.
Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре хезмәтне саклау буенча укулар уздылар. Хезмәт кодексы гражданнарның сәламәтлекләренә һәм куркынычсыз хезмәт шартларына хокукларын һәм гарантияләрен законнар белән тәэмин итте.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы 2020-2022 елларга Тармак килешүенә кул куйдылар.
Эпидемиологлар үз сәламәтлеген кайгыртмаган һәм вакцинация узмаган кешеләргә моны соң түгел дип искәртәләр. Шәһәргә Ультрикс Квадри дигән гриппның 4 штаммыннан саклый торган, гриппка каршы дүртвалентлы инактивацияләнгән вакцинасының яңа партиясе кайтты.
Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары Раилә Хөснетдинова һәм Анна Трунова ашамлык кисәге белән йотлыккан 84 яшьлек ир-кешене коткардылар.
Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу көннәрдә КБМҮ авыручы балаларга аерым игътибар бирә. КБМҮнең балалар сырхауханәсенә беркетелгән территориядә 361 инвалид бала яши. Шуларның 27се авыр хәлдәге бала.
2 декабрьдән башлап 5 декабрьгә кадәр «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге Волонтер-табиблары Сочи шәһәрендә «2019 елның Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумы»нда катнаштылар.
Балалар республика клиник хастаханәсенә «Татарстан Республикасы балалар сәламәтлек саклавын үстерү, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын кертеп » региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһаз китерелде.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың Кырым Республикасына визиты барышында аңа табиблар берләшмәсе Россиянең медицина һөнәри бергәлеген консолидацияләү өчен табибларның федераль съездын оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.