Бүген Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы: казан укулары» дигән VI Бөтенроссия семинары узды. Семинар эшендә Россиянең әйдәүче акушер-гинекологлары һәм репродуктологлары катнашалар.
Бүген Казанда дерматовенерология һәм косметология өлкәсендә конференция ачылды. Фәнни-гамәли чара 2 көн дәвам итәчәк: 15 һәм 16 ноябрьдә.
Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге «Сәламәтлек десанты» кысаларында күчмә очрашуларны дәвам итә. Өч көн дәвамында нефть институты студентлары һәм укытучылары, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм сәүдә-күңел ачу үзәгенә килүчеләр өчен кире элемтә белән танып белү әңгәмәләре оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ИБФОда РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров кичә Казанда ачылган «Ана һәм бала» клиникасына килеп киттеләр.
Бүген «Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» ДАССУдә Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне кысаларында «Диабет көне» узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең, «Казан эндокринология диспансеры» ДАССУнең, фармацевтика компанияләренең һәм башка оешмаларның булышлыгы белән «Татарстан Республикасының Диабетик Ассоциациясе» Иҗтимагый учреждениесе оештырды.
2018 елның 13 һәм 14 ноябрендә Казанда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясе узды, анда Статс-секретарь - Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Дмитрий Костенников һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Дмитрий Пиневич катнаштылар. Коллегия кысаларында Казанның һәм Татарстан Республикасының иң эре клиникаларының берсенә – 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә катнашучыларның визиты булып узды.
Казанда 2018 елның 28 ноябрендә 10 сәгатьтә Островский ур, 11/6 адрес буенча ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру чикләрендә Иҗтимагый совет утырышы булачак.
Түбән Кама шәһәренең 2нче номерлы сырхауханәсендә Кама аръягы гастроэнтерология мәктәбе булды. Түбән Кама табиблары алдында КДМА терапия, гериатрия һәм гаилә медицинасы кафедрасы доценты Зарина Галеева һәм КФУ ФМһәмБИ клиник медицинасының фундаменталь нигезләре кафедрасы мөдире Сәйяр Абдулхаков чыгыш ясадылар. Казан кунаклары ашказаны-эчәк авырулары белән интегүче авыручыларны дәвалау схемаларында үзгәрешләр турында сөйләделәр, шулай ук коллегаларының сорауларына җаваплар бирделәр.
2018 елның 15 ноябреннән башлап 17 ноябренә кадәр Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы: казан укулары» дигән VI Бөтенроссия семинары узачак, анда Россиянең әйдәүче акушер-гинекологлары һәм репродуктологлары катнашачаклар.
2018 елның 13 һәм 14 ноябрендә Казанда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Коллегиясе уза, анда Статс-секретарь – Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Дмитрий Костенников һәм Беларусь Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Дмитрий Пиневич катнашалар.