Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге уза.
БРКХнә «Др. Барлоти» клиникасының үсеш буенча директоры Кинтия Барлоти җитәкчелегендәге Латвия Республикасыннан делегация килеп китте.
Табиблар төрле вируслар белән зарарлану куркынычы зур булган төркемгә керә, шуңа күрә аларга гриппка каршы вакцинация ясау аеруча мөһим. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр коллектив әгъзаларының 40%тан артыгы прививка ясаткан булса, прививка ясатмаган хезмәткәрләр арасында авыручылар саны 10%тан артмаячак. Түбән Кама БШХдә грипптан даими рәвештә прививка ясатучы хезмәткәрләрнең проценты һәрвакыт шактый югары. Быел табиблар шулай ук вакцина ясарга чакыруга актив ризалаштылар. Балалар хастаханәсе хезмәткәрләренең күп өлеше прививка ясаттылар. Бүген моны эшләп өлгермәгәннәрнең иртәгә иртән прививка кабинетына килү мөмкинлеге бар.
КБМҮ «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясендә катнашты. КБМҮнең балалар хастаханәсенә бу эстафетаны оештырырга ярдәм итәргә сырхауханә клоуннары командасы һәм «КАМАЗ»ның яшь хезмәткәрләре килделәр, алар үз чиратында «50 игелекле эш» КАМАЗ проектын гамәлгә ашыралар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7256 тапкыр кешеләрне коткарырга, шул санда җәмәгать урыннарына –1368 чакыру.
БРКХ Сочи шәһәрендә уза торган зур балалар форумы эшендә катнаша.
Иртәгә Казанда метро станцияләре янында шәһәр табиблары халыкка гриппка каршы прививка ясый башлаячаклар. Әлеге чара казанлылар уңайлылыгы өчен оештырылган.
2019 елның 7 сентябрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Кәзкәй авылында төзелеш тәмамланганнан соң яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын карап чыкты.
«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе кысаларында «Чистай ҮРХ» ДАССУдә берничә чара узды. Бу республика акциясе Татарстан халкы өчен традицион һәм яраткан акциягә әверелде инде. Акция гражданлык позициясен, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелекне формалаштыруга, социаль проблемаларны чишүнең мөһим ресурсы буларак, ирекле ярдәмчеллекнең яңа идеяләрен алга этәрүгә, халыкның гражданлык активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. 2019 елның 5 сентябрендә «Игелекле башлангыч эшләр көне»ндә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсе җирлегендә 7 күп балалы гаиләгә азык-төлек, кием-салым, памперслар рәвешендә ярдәм күрсәтелде. Шул ук көнне ТР атказанган табибы, педиатр Мәүлидә Мифтахова кечкенә пациентларны өйләренә барып карау өчен Чистай муниципаль районына килде. 6 сентябрьдә участок шәфкать туташлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35 баланың өйләренә килеп киттеләр.
Акция 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
11 сентябрьдә ТР ССМ Республика кан үзәгендә «Игелекле Казан» Проекты белән берлектә DonorSearch.org проекты һәм «Русфонд» хәйрия фонды булышлыгы белән «Донор балигълыгы» акциясе узачак.