ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Хәзер 4нче (19) номерлы Healthy Nation журналының электрон версиясе дә укый алырлык. Номерның темасы: «Госпиталь эпидемиологиясе» – Россиянең һәм Татарстанның әйдәүче белгечләре шул юнәлеш чикләрендәге соңгы тенденцияләр турында, көнүзәк мәсьәләләр һәм аларны чишүнең мөмкин юллары турында сөйлиләр. Шуннан башка, дәүләт-хосусый партнерлыкның мәсьәләләре, медицина өлкәсендә соңгы яңалыклар, иң мөһим вакыйгалар һәм башкалар яктыртылалар. Журналның электрон версиясен www.healthynation.ru буенча укыгыз!

2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында «Чистай РҮХ» ДАССОда  йомгаклау медицина советында сөйләделәр. Киңәшмә эшендә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов, Сәламәтлек саклау министрлыгының медтехника бүлеге башлыгы Юрий Фомин катнаштылар.Дәвалау оешмаларының эшләре турында баш табиб Вилсун Хәмитов хәбәр итте, узган елда район сәламәтлек саклавының уңышлары турында фильм күрсәтелде.Аерым алганда, киңәшмә барышында сырхауханә хезмәтенең, бала тудыруга ярдәм итү хезмәтенең һәм профсоюзларнең эшләрендә тәфсиллерәк туктадылар.



16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Берничә ел рәттән «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивале район хастаханәсенең стеналарында Биектау муниципаль районының мәктәпләрендә укуны тәмамлаучыларны җыя. Бу чараның актуальлеге күренеп тора: укуны тәмамлаучыларның бик зур саны дәвалау һөнәре белән турыдан-туры булачак эш урынында рәхәтләнеп танышалар.
9 февральдәнбашлап 15 февральгәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8976  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1153 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 930 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 36 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 27 кеше зыян күрде, 13 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 29 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 106 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7297 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 34, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –211.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясе эш визиты белән Карелия Республикасында. Делегация составында – Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да. Петрозаводскка визит чикләрендә (2015 елның 15–16 феврале) Татарстан Президенты «Калевала» АЭК ҖЧҖнә OSB плиталарын (юнәлешкән-йомычкалы плиталар) эшләп чыгару заводына барып кайтты.Эш сәфәре программасында шулай ук «Петрозаводск дәүләт университеты» ФДБУның Югары биомедицина технологияләре институтына бару, IT-паркының эше белән танышу планлаштырылган. Шуннан башка, Татарстан Республикасы һәм  Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Протоколга имза куелачак. Рөстәм Миңнехановның Карелиянең татар общинасы вәкилләре белән очрашуы һәм башка чаралар планлаштырылган.


13
февраль, 2015 ел
җомга

Акция максаты –социаль җаваплы тотышның, үз сәламәтлегең турында кайгыртуның һәм үз ВИЧ-статусыңны белүнең кирәклегенә халык игътибарын тарту. Акция чикләрендә волонтерлар ВИЧ-йогышын, В һәм С гепатитларын, җенси юл белән күчкән йогышларны профилактикалау мәсьәләләре буенча мәгълүматый материалларны – 10 төрле исем 7 меңнән артык, презервативларны – 2 меңнән артык һәм СПИД үзәгендә ВИЧ-йогышка түләүсез медицина тикшерүен ирекле узарга чакыру белән флаерларны тараттылыр. Акция вакытында теләүчеләргә селәгәй буенча ВИЧка түләүсез аноним экспресс-тестлауны узарга тәкъдим ителде, аны 50 кеше узды.

«Тәтеш РҮХ» ДАССОсы «Сәламәтлегеңне саклап кал» дигәнчираттагы күчмә акцияне уздырды. Мәдәният йорты бинасында сугышчы-интернационалистка багышланган концерт алдында һәр теләүче үзенең артериаль басымын үлчи, кан шикәренең микъдарын белә, тән авырлыгының индексын үлчи алды. Барысы акция вакытында 78 кеше карап тикшерелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында  Гомумроссия халык фронтының (түбәндә – ГХФ) җитәкчелеге белән сәламәтлек саклау өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү буенча беренче берләшкән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С.Җәлалдинов, ГХФның Региональ бүлегенең Региональ штабы рәистәше А.П.Лаврентьев, ГХФның Региональ башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х.Хөснулин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы структур бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм аппаратының хезмәткәрләре катнаштылар.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

13 февральдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау  министрлыгының Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты,85) 9.00 башлап 13.00 кадәр Татарстан Республикасының «Без (Мы)…» яшьләр хәрәкәтенең донор акциясе узачак. Акция Изге Вәли көненә туры китерелгән һәм «Мәхәббәт дөньяны саклап калыр, кан үлемнән коткарыр!» лозунгы астында уза. Канны беренче тапкыр биргән кеше үзенең Донор картасын ала алачак. Кемдә андый Карта кулында бар инде, үзенең Донор дәрәҗәсен күтәрә алачак, шулай ук гадәттәге бүләкләр сыйфатында дәрәҗәгә ярашлы кызыксындыргычны ала алачак.

Яр Чаллы шәһәренә ашыгыч тәртиптә Украинадан 28 мәҗбүри күченүче кеше килде. Яңадан килгән кешеләр вакытлы урнашу пунктында – 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт» ЯАО тулай торагында урнаштырылдылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең һәм дәвалау-профилактика оешмаларының күченеп килүче кешеләргә медицина хезмәт күрсәтүне оештыру буенча эш төркеме барлыкка китерелде. Көчле авыручыларны, инвалидларны, йөкле хатыннарны, йогышлы авырулар белән авыручыларны һәм дару препаратларын өзлексез кабул итүгә мохтаҗ булган кешеләрне ачыклау максаты белән медицина тикшерүе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International