Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 34кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 18гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 19га, ЮТҺ буенча – 8гә артты. Чакырулар саны янгыннар буенча – 4кә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 69га артты.
Бүген Әлмәт районында, Әлмәт – Сарман а/ю 27 км, ЮТҺ булды.
2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, шул санда (зыян кешеләрнең берсе 1998 елда туган бала) ЮТҺ урынында АМЯ килгәнче 4 кеше һәлак булды.
ЮТҺ урынына АМЯнең 2 фельдшер бригадасы чыкты. Бер зыян күргән хатын бик авыр хәлдә һәм бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Әлмәт шәһ. «Татнефть» ААҗнең МСЧнә тапшырылды.
20 февральдә «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОның2014 елның эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» дигән Хастаханә советының утырышы узды. Хастаханә советының эшендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Шишмарева Е.И., «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның проректоры Нюхнин М.А., «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның проректоры Шулаев А.В., «Республика медицина профилактикасы үзәгенең» баш табибы Садыйкова Р.С., госпитальнең хезмәткәрләре, КДМУ һәм КДМА оешмаларының җирлегендә эшләгән кафедралар мөдирләре катнаштылар.
ТР төньяк-көнчыгыш һәм Кама алды регионының «Елның хатын-кызы. Елның ир кешесе: хатын-кыз карашы» традицион Республика конкурсының зона туры Алабуга шәһәрендә узды. Анда район конкурсларының җиңүчеләре катнашты. «Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә төп бүләкне «Мамадыш РҮХ» ДАССОның сырхауханәсе табибы акушер-гинекологы Миләүшә Вәлиуллина яулап алды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына килеп китте. Ютазы муниципаль районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Урыссу район үзәк хастаханәсен карап чыкты, шул санда капиталь ремонт уздырылган корпусларының берсен. Яңартылган бинада РҮХнең акушерлык-гинекология бүлеге урнашкан. Татарстан Президенты өчен таныштыру сәяхәтен ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уздырды.
Республика медицина китапханә-мәгълүматый үзәгендә (РМКМҮ) 2014 елга йомгак ясадылар. Узган елның нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында оешманың директоры, профессор Юлия Дрешер сөйләде. Үзәк 40 меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Бу Татарстан сәламәтлек саклавының белгечләре, атап әйткәндә, практик табиблар, медицина персоналы, студентлар, укучылар, аспирантлар, ординаторлар, профессорлар-укытучылар составы һәм хәтта медицина оешмаларының пациентлары. РМКМҮ фонды 694 586 данәләрдән тора.
Бүген «Баулы район үзәк хастаханәсе» Дәүләт автономлы сәламәтлек саклау оешмасында Баулы муниципаль районының башлыгы Р.Х. Гатиятуллин,ТР ССМ медицина техникасы бүлегенең башлыгы Ю.А.Фомин, Баулы муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе С.П.Самонина, «Баулы район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Г.В.Алексеев, «Бавлынефть» НГЧИнең, Роспотребнадзор, «Таттехмедфарм» ДУПның вәкилләре катнашуларында йомгаклау медицина советы узды. «Баулы муниципаль районының сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенең 2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында» дигән баш табибның төп докладында сәламәтлек саклау өлкәсендә Баулы муниципаль районының территориясендә гамәлгә ашырылган 2012 елның Россия Федерация Президентының май әмерләрен, федераль һәм республика программаларын үтәү буенча эш дәвам итә дип билгеләнде.
ТР Уйлап табучылар һәм рационазаторлар җәмгыятенең Республика советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ТР Фәннәр академиясе ел саен була торган «Елның иң яхшы уйлап табуы» Республика конкурсында «Хөрмәт» дипломы белән Республика клиник хастаханәсенең авторлар коллективын бүләкләделәр.