ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2013 ел
җомга

4 октябрьдә «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның нигезендә «Гемодиализда даими тамырлы керүне оештыру» дигән Россия семинары узды.

3 октябрьдә Сәламәтлек саклау министрлыгында Дәрвиш балалар интернат-йортында булган гәдәттән тыш вакыйга буенча ТР Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе узды.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казанда Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәгендә йөрәкнең төрле тумыштан килгән кимчелекләрен дәвалауда окклюдерлар белән файдалану буенча өйрәтә торган курс узачак. Курс 10 сәгатьтә башлана.

2013 елның 14-15 ноябрьләрендә Казанда «Корстон» МКК нигезендә IVБөтен Россия гомуми практик табибларының (гаилә табибларының) корылтае узачак.

2013 елның 2 октябренә 20.00ка «Акыл буенча артта калган балалар өчен   Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан 25 бала «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОнда урнашкан, шул исәптән 5 балага интенсив дәвалау уздырыла.


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның Комплекслы эш планына туры китереп һәм Татарстан Республикасы халкына хирургик ярдәмен камилләштерүгә юнәлгән чараларны реальләштерү максатларында, 2013 елның 4 октябрендә Казанның «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Медицина активын уздырырга планлаштырыла (ТР Хирург көне).

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген «12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» кабул итү-диагностик бүлегенең нигезендә нейрохирургия бүлегенең ачылуы булды.

Казанда 2013 елның 4-5 октябрьләрендә халыкара катнашу белән «Төш медицинасы алымнарының үсеше һәм яман шешләрне диагностикалауда һәм дәвалауда персоналаштырылган якын килү юллары» дигән фәнни конференция узачак.


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 16 сентябреннән 25сентябренә кадәр «Түбән Кама наркологик диспансерының» «ТР ССМ РНД» ДАССО филиалы белән «Наркотикларсыз  тормыш» дигән наркотикларга каршы айлыгына багышланган чаралар рәте узды.  

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International